Бөгелмәлеләр газлаштыру программасы буенча бер тапкыр бирелә торган субсидия ала алалар

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Узган елдан башлап, Татарстан халкы газ үткәрү хезмәтеннән файдалана ала – торак пункттагы челтәрләрдән йорт урнашкан җир участогы чигенә кадәр бушлай газүткәргеч төзү. Ташламалы категория гражданнарга ярдәм чаралары сыйфатында 80 мең сумга кадәр чыгымнарны компенсацияләү каралган.

Гаризаны яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Моны даими яшәү урыны буенча теркәлгән торак урыны милекчесе эшли ала.

Шулай ук, гражданнарга бер тапкыр бирелә торган субсидия аларның гаилә керемнәрен исәпкә алып бирелә, өстәмә рәвештә керемнәр турында күчермә бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International