16 апрель көнне Бөгелмә үткән шәһәре өмәсендә 18 мең кеше катнашты. Алар-предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре, күп фатирлы йортларда һәм шәхси йортларда яшәүчеләр, мәгариф учреждениеләре укучылары, иҗтимагый оешма әгъзалары.
Чүп чыгару өчен 7 берәмлек техника җәлеп ителгән. Җыештыру шәһәрнең барлык микрорайоннарында да барды. Каты көнкүреш калдыклары полигонына 320 кубометр чүп чыгарылган.
Киләсе масштаблы өмәләр 22, 30 апрельдә, 6, 21, 27 майда узачак.