Быел Бөгелмәдә ике сәламәтлек саклау объектын төзекләндерәчәкләр

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Хәзерге вакытта ике объектта эшләр бара - балалар хастаханәсе һәм РҮХнең төп бинасы.

Ленин урамы буенча урнашкан балалар хастаханәсендә 80 проценттан артык эш башкарылган. 25  апрельдән соң подрядчы оешма якын-тирә территорияне төзекләндерүгә керешә. Хәзерге вакытта җиһазлар һәм мебель белән тәэмин ителә.

Район үзәк хастаханәсенең төп бинасында сүтү эшләре тәмамланган. Төзүчеләр нигезне көчәйтү һәм яңа тәрәзәләрне монтажлау өстендә эшлиләр. Бер атнадан түбә ябу эшләренә керешәчәкләр. Реконструкциянең беренче этабы кысаларында, капиталь ремонт эшләренә республика бюджетыннан 76 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International