22 һәм 23 апрельдә бөгелмәлеләр «ЭКОяз-2022» республика акциясе кысаларында, үзәк республика өмәсенә кушылдылар. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә үткәрелгән өмәләргә йомгак ясалды.
Бу көннәрдә шәһәр һәм район халкы үз учреждениеләре тирә-юне территорияләрен генә түгел, ә җәмәгать киңлекләрен дә җыештырды.
Совет һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре администрация янында, шулай ук Тухачевский урамындагы сквер территориясендә чисталык урнаштырдылар.
«Шәһәрдә 3 өмә үткәрелде инде. Каты көнкүреш калдыклары полигонына 1400 кубометр чүп-чар чыгарылган. Административ-техник инспекция белән берлектә, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерәбез. Барлык шәһәрлеләрнең дә активлыгы куандыра. Җыештыруга бар халык чыкты - кече яшьтән алып, олысына кадәр», - дип билгеләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков.
Киләсе өмә 30 апрельгә планлаштырылган.