Бөгелмә ГХАТында алтын юбилярлар - Вера Ивановна Һәм Евгений Иванович Ефимовларны хөрмәтләделәр. Истәлекле дата белән Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова котлады. Ул шәһәрнең Мактау билгесен һәм муниципаль район башлыгының котлау адресын тапшырды.