Бу чорда ачык утны ылыслы яшь үсентеләрдә, янгыннарда, зыян күргән урман участокларында, торфлы урыннарда, шулай ук корыган үлән һәм агач башлары астында кулланырга кирәкми.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына ярашлы рәвештә 2024 елның 22 апреленнән 12 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим урнаштырылачак.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 50 мең сумга кадәр, юридик затларга-400 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.