Мәк саламы бөгелмәлене төрмәгә илткән

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Мәк саламы экстракты өчен Бөгелмәлене 1 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Бөгелмә суды үзе өчен наркотик әзерләгән бөгелмәлене 1 елга гомуми режимлы колониягә озаткан, дип хәбәр итә ТР прокуратура матбугат хезмәте.

Агымдагы елдың 20 маенда, элек тә ирегеннән мәхрүм ителгән бөгелмәле, өендә мәк саламы экстракты әзерли. Кич наркотик матдәне полиция хезмәткәрләре  табып ала. Бөгелмәле гаебен таныган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International