ЯҢАЛЫКЛАР


18
май 2020 ел.
дүшәмбе

2020 елның 19 маенда Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территорияләрендә урыны-урыны белән көчле яңгыр, яшен, боз, көньяк-көнбатыштан көчле җил, 15-20 м/с, кайбер районнарда 24 м/с ка кадәр (Казанда - 15-20 м/с) көтелә.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров 5 ишегалды территориясендә булды, аларда “Безнең Ишегалды” программасы кысаларында, эшләр башланган иде инде.

Бүген мэриядә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров үткәргән оператив киңәшмә узды.

Зеленодольск һәм Әлмәт районнарында үз эшчәнлекләрен алып баручы “Җиләкле алан” («Ягодная долина») ҖЧҖ эшсез калган тагын ун шәһәр кешесен язгы чорга үзенә эшкә алды.


16
май 2020 ел.
шимбә

2020 елның 12 маеннан Татарстан Республикасы ГХАТ органнары гражданлык хәле актларын теркәүнең барлык төрләре буенча дәүләт хезмәтләре һәм юридик әһәмиятле гамәлләрне башкара башладылар.

РФ президенты Владимир Путин гражданнарны хәрби хезмәткә 2020 елның апрель-июль айларында чакыру турындагы указга кул куйды. Документ нигезендә, чакыру 1 апрельдән 15 июльгә кадәр уза һәм запаста булмаган һәм хәрби хезмәткә алынырга тиешле 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге гражданнарга кагыла. Россия армиясе сафларын 92 бөгелмәле тулыландырачак.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров чираттагы тапкыр районның ремонт һәм төзелеш объектларында булды. Маршрутын ул ремонт таләп ителгән Таллы Бүләк авылы мәдәният йортыннан башлады.

15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. "Бөгелмә үзәк район хастаханәсе" ДАССУ баш табибы Рим Амеров Залеевларның хезмәт гаилә династиясен котлады.


15
май 2020 ел.
җомга

“Татарстан Республикасы УГМС” федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 2020 елның 16 маенда төнлә һәм көндез 16 м/с кадәр көчле җил көтелә.

Бүген, Бөгелмә шәһәренең "ТНГ-ГРУПП"  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында, Илгизәр һәм Эльмира Валеевларны котлау тантанасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования