Балалар паркында “Яңа ел чыршысында утларны яшьләр кабыза!” исемле яңа ел тамашасы узды. Бәйрәм кунакларын Яңа ел белән Дед Мороз, Кыш бабай һәм Санта Клаус тәбрикләде. Яшьләр рәхәтләнеп күңел ачты, биеде, җырлады. Бөгелмә уку йортлары арасында “Чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән” исемле бәйге үтте. Бәйгедә КХТИ Бөгелмә филиалы, БМТ, БФ ИЭУП, БППК, БМУ, БАК катнашты. Җиңүчеләр: 1 урын - БФ ИЭУП, 2 урын – БМУ, 3 урын – БСТК.
Медицина белгечләренә хәзер бердәм күпканаллы номер аша язылып була. Шулай ук бу телефоннан өйгә табиб чакыртырга, табибларның эш графигы турында мәгълүмат алырга да мөмкин. Бердәм күпканаллы телефон номер: 39-0-38 . Бу ел азагына кадәр бу хезмәтнең эшен сынап караячаклар. Бөгелмәлеләрнең тәкъдимнәрен, мөрәҗәгатьләрен исәпкә алачаклар. Бердәм күпканаллы телефон номеры эш көннәрендә 7.00 -17.00 кадәр эшли . Шимбә көнне 4-27-48 телефон номерына шалтыратырга киңәш ителә.
“Татнефть-Арена” боз сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында яңа ел бәйрәме узачак. Анда мәктәпнең җәмәгатьчелек тормышы лидерлары, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, шул исәптән Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән 2 меңләп укучы катнашачак. Чакыру алучылар арасында бөгелмә укучылары да бар.
Үткән атнада Бөгелмә шәһәренең ашыгыч ярдәм хезмәте 952 мөрәҗәгать кабул иткән. “Ашыгыч ярдәм” бригадалары бәхетсезлек очраклары булган урыннарга 81 тапкыр барган. Шуларның 2е – юл-транспорт һәлакәте булган урыннар, аларда 3 зыян күрүче дәвалау учреждениеләренә китерелгән.
Моннан тыш, бала туу белән бәйле 22 мөрәҗәгать килгән, дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәренең“Ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.
Бүген Казан шәһәренең ИТ-паркында мәктәп укучылары һәм студентлары бизнес-компанияләренең яңа ел хәйрия ярминкәсе башланды. Бу проект 2010 елда гамәлгә кертелде. Быел ярминкә беренче юбилеен билгеләп үтә. Шул вакыт эчендә бизнес белән шөгыльләнгән 3меңгә якын бала һәм яшь эшмәкәр ярминкәдә катнашкан . “Яшьләр казанышлары” программасы кысаларында 18 команда үз продукциясен – сувенир, чыршы уенчыклары, оригиналь бүләкләр тәкъдим итәчәкләр. Алар арасында Бөгелмә укучылары да бар. Сатудан кергән 30-40% керем “Ак Бар Йолдызлык” хәйрия фондына тапшырылачак.
19 декабрьдә Казанда тәрбиягә бала алган ата-аналарның III Республикакүләм форумы узды. Форумда катнашучылар уллыкка яки кызлыкка алучыларга, опекуннарга, тәрбиягә бала алган әти-әниләргә ярдәм күрсәтү өлкәсендәге актуаль мәсьәләр, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру формаларын үстерү һ.б. хакында фикер алышты.
Әлеге Форумның максаты - гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, ата-ана мәхәббәтенә аеруча да мохтаҗ булган балаларны тәрбиягә алган гаиләләрнең уңай образын булдыру.
Яңа ел каникуллары вакытында “ЮВТ АЭРО” Мәскәү белән Бөгелмә арасында авиарейслар санын артыра. 27,30 декабрьдә һәм 8,9,10 гыйнварда авиакомпания самолетлары бу юнәлештә көненә ике тапкыр очачак.
Яңа ел алдыннан узган елда эшләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шәһәребезнең танылган шәхесләре һәм һөнәр осталары Бөгелмә муниципаль районы башлыгы балында булдылар. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров кичәдә катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән ихлас котлады, изге теләкләрен җиткерде. Традиция буенча, эштә зур уңышка ирешкән бөгелмәлеләрне номинацияләрдә бүләкләделәр. “Бөек Җиңү” номинациясендәАлексей Дятлов (11нче мәктәпнең 352нче дивизия музее җитәкчесе), “Бизнес һәм шәфкать” номинациясендә Рөстәм Умудов (“Мадагаскар” ҖЧҖ директоры), “Нәтиҗәлелек һәм үсеш” номинациясендә Альберт Кәримов («НПП ГКС» ҖЧҖ директоры), “Инновация һәм мәгариф” номинациясендә Людмила Барабашкина (№14 “Тургай” прогимназия тәрбиячесе), “Осталык һәм профессионализм” номинациячендә Радик Галиуллин (“Жилсервис” ҖЧҖ директоры), “Яңа буын” номинациясендә Ильяр Сафин (“Факел” спорт комплексы), “Аерым ракурс” номинациясендә Максим Брюхачев (“Бөгелмә-медиа” МУП операторы), “Хезмәт сөючәнлек” номинациясендә Ирина Матвеева (“БКХП №1” ЯАҖ директоры), “Илһам. Иҗат.Сәлат.” номинациясендә Ирина Ишкова (Зеленая Роща авылы китапханәчесе), “Намус һәм батырлык” номинациясендә Данил Рамазанов (Батырлык орденнары кавалеры) иң яхшылар булып танылдылар.
1 декабрь - халыкны Бердәм кабул итү көнендә шәһәр мэры Линар Закиров белән Клуб урамының 8нче йортында һәм Якупов урамының 47 йортында яшәүчеләр очрашты. Алар тузган торак һәм сыйфатсыз ясалган капиталь ремонт мәсьәләсен күтәреп чыты. Линар Закиров бөгелмәлеләрнең бу мөрәҗәгатен кире какмады, һәр адреска шәхсән килеп, нинди проблемалар булуын ачыклады. Клуб урамындагы 8нче йортның 77 еллык тарихы бар. Үз вакытында йорт нык булган, хәзер инде таушалган. 6нчы санлы идарәче компания җитәкчесе һәр ел торакны капиталь ремонт программасына кертергә вәгъдә итә. Тик бу йорт 2016 ел программасына да кермәгән. Проблеманы уңай якка хәл итәләр. Биредә капиталь төзекләндерү эшләре 2017 елда башланачак. Якупов урамының 47 йортында яшәүчеләргә дә озак көтәргә туры килмиячәк.
Бүген Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров ветераннарны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләде. Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсенең тантана залына Бөек Ватан сугышы ветераннары, Бөгелмәнең почетлы гражданнары, ветераннар Советы Президиумы, шәһәрнең элекке җитәкчеләре җыелды. Линар Закиров үз чыгышында: “ Сез шәһәркүләмендә үткәрелгән чараларның иң хөрмәтле кунаклары. Без сезнең эшегезне бүген дәвам итәбез, яшь буын исә сездә үрнәк алып үсә! Үз вакытында сез шәһәрне үстерү өчен зур көч сарыф иткәнсез. Бөгелмәнең бүгенгесе сезнең тырышлык нәтиҗәсе,” – дип билгеләп үтте һәм ветераннары бәйрәм белән тәбрикләде.