ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Восточный авыл клубы наркотикларга каршы проектлар республика конкурсында җиңде. ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәният-ял итү учреждениеләре арасында наркоманияне профилактикалау буенча "Сәламәт буын - көчле ил" дип аталган социаль-мәдәни республика смотр-бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйгегә республиканың муниципаль клуб учреждениеләреннән 20 проект тәкъдим ителде. Шуларның берсе Восточный авыл клубының “Здоровым быть  - здорово!” проекты. Аның авторы Восточный авыл клубы мөдире О.Константинова  «Мәдәният учрежденияләре ярдәме белән наркоманиягә каршы профилактика уздыру» темасынаТР Мәдәният министрлыгында узган түгәрәк өстәл вакытында чыгыш ясады.  ТР ның мәдәни ял итү урыннарында наркоманияне профилатикалау конкурсы җиңүчеләрен ноутбук һәм дипломнар белән сөендерделәр. 

“Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр “Факел” спорт комплексының спортчылары белән очрашты. Карате белән мавыккан яшь бөгелмәлеләр һәм кунаклар спорт уеннарында көч сынап карады. Иң элек “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр спорт комплекс, анда эшләп килгән спорт түгәрәкләре белән танышты. Соңыннан кызыклы һәм мавыктыргыч эстафета уеннары башланды. Беренче бирем – “кар бөртеген” финишка кадәр алып бару. Балалар бер-берсенә көч бирде, ирешкән уңышларына куанды. Жюри әгъзаларының эшен  карате буенча тренер Фәттахов И.И. җитәкләде, алар уен вакытында җыелган балларны исәпләде һәм дуслык җиңде дигән нәтиҗә ясады. Һәрбер катнашучыга яңа ел күчтәнәчләре өләштеләр.


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Свердловск өлкәсенең Лесной шәһәрендәге шефлык хәрби частендә 67 Бөгелмә егете хезмәт итә. Шуларның 10сы Ватанга тугры хезмәт итәргә ант бирде. Әлеге дулкынландыргыч минутларда егетләр янында ата-аналар да булды. Һәр бөгелмәлегә туган шәһәреннән күчтәнәч тапшырдылар. Тантаналы чарадан соң, солдатларга туганнары белән аралашу өчен ял көне бирделәр.

20 декабрь – Бөтендөнья сноуборд көне. Бу бәйрәмне зурдан кубып, сноубордчылар Бөгелмәдә билгеләп үтәчәк. 26 декабрь көнне "Бөгелмә шәһәре мэры Кубогына Open Snow CUP 2015 " сноутборд буенча чемпионат узачак. Башлана 13.00.   

ТР мәдәният министрлыгында коллегия утырышы узды. Аның барышында Татарстан халыкын эш белән тәэмин итү проблемасы турында сөйләштеләр. Бу темага ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм аның урынбасары Клара Таҗетдинова чыгыш ясады. Алар “Иң яхшы мәшгульлек үзәге  - 2015” смотр-конкурста җиңүчеләрне атадылар. Бөгелмә районының мәшгульлек үзәге призлы урынга лаек дип танылды.  

“Бердәм Россия”  Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге яшь депутатлар өчен укулар үткәрде. Әлеге чара Лаеш районының “Идел” МҮ үтте. Яшь депутатлар белән очрашуга “Бердәм Россия” партиясенең сәркатибе, ТР Дәүләт Думасы рәисе Ф.Мөхәммәтшин да килде.  

Коммуналь хезмәтләр өчен бурычы булганнар белән нинди эш алып барылуы турында Бөгелмә шәһәренең “Торак-коммуналь Департаменты” начальнигы Т.Никулина сөйләде. 2015 елның 1 декабренә бөгелмәлеләрнең коммуналь хезмәтләргә 214 млн сумнан артык бурычы җыелган.

Шимбә, 26 декабрьдә кичке сәгать 18.00 Бөгелмәнең Үзәк мәйданында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы була. Төп чыршыны ачу тантанасы әкият персонажлары катнашында сәхнәләштерелгән тамаша, Кыш бабай һәм Кар кызының котлаулары белән башланып, яңа ел җырлары белән дәвам итәчәк. Шул ук көнне “Иң яхшы кар бабай” бәйгесендә һәм

"Бөгелмә шәһәре мэры Кубогына Open Snow CUP 2015 " сноутборд буенча чемпионатта  җиңүчеләрне тәбриячәкләр. 

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң җылы тәбрикләүләрне кабул итегез!

Динамик төстә алга баручы Татарстан энергетикасы, куәтле илебез энергосистемасы үсешендә сезнең дә өлешегез булу турында горурланып сөйләү мөмкинлекләре тагын да күп булсын.


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Яңа елга да күп калмады. Бу бәйрәмне олылар да, балалар да зарыгып көтәләр. Аеруча соңгылары: “Тиздән каникуллар!”, - дип сөенә. Балалар ял көннәрен  рәхәтләнеп Үзәк мәйданда үткәрә. Биредә һәр елдагыча төрле-төрле күңел ачу мәйданчыклары төзиләр. Бу җаваплы эштә шәһәр оешмалары ярдәм итә. Быел елгаларда боз катмау сәбәпле, “төзүчеләр”  төзелеш материалы буларак бары тик карны файдалана. Аны шәһәр урамнарыннан алып килгәннәр. Күп күләмдә кар иң зур тауны ясар өчен кирәк булган. Үтеп баручы ел символы – кәҗә, Бөгелмә белән саубулашырга инде әзер, ә менә маймыл килергә әле ашыкмый. Шәһәр мэры Үзәк мәйдандагы  һәр фигура иллюминацияләр белән яктыртылырга тиеш, дип әйтеп үтте.  

"Бөгелмә шәһәре мэры Кубогына Open Snow CUP 2015 " сноутборд буенча чемпионат өчен махсус тау әзерлиләр. Әлеге тамаша 26 декабрь көнне үтәчәк. Шул ук көнне кичке сәгать алтыда тантаналы рәвештә шәһәр чыршысын ачачаклар. “Иң яхшы кар бабай” бәйгесенең җиңүчеләре дә шунда билгеле булачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International