ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

3 декабрьдә   Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 18 меңгә якын укучы Россиянең башка төбәкләрендәге яшьтәшләре белән бергә, 2015 елгы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язды.

Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын, төгәлрәге, 235 минут вакыт бирелде. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк.

Шәһәр чыршысын ачу тантанасында Бөгелмә шәһәре мэры Кубогына «Open Snow CUP 2015” ярышында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Экстремаль спорт ярышында Россия һәм Татарстан шәһәрләреннән 17 спортчы катнашты.

Урыннарны түбәндәгечә бүлделәр:


26
декабрь, 2015 ел
шимбә

Бөгелмәдә тантаналы рәвештә шәһәр чыршысында бәйрәм утларын кабыздылар. Бу кичнең көтеп алган тамашасы – сноубордчыларның баш әйләндергеч трюклары. Ярышта Казан, Мурманск, Уфа, Тольяти, Самара, Яр Чаллы, Чибәркүл, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләреннән килгән 17гә якын спортчы катнашты.

“Бәләкәч” балалар бакчасына тәүге тапкыр Кыш бабай һәм Кар кыз  килде. Яңа ел – гаилә бәйрәме. Җыр, бию, бәйге, бүләкләрдән башка бу бәйрәмне күз алдына китереп булмый. Шуның өчен тәрбиячеләр һәм ата-аналар балаларга сихри бәйрәм оештырырга була. Бакча территориясендә кардан сыннар барлыкка килә, төркемнәрдә кар бөртекләре һәм матур чыршы бизәкләре урын ала. Тиздән “Бәләкәчтә” ата-аналар өчен Яңа ел балы оештырачаклар. Анда “Иң матур чыршы - 2015” гаилә конкурсында җиңүчеләрне билгеләячәкләр.  

Шәһәр чыршысын ачу тантанасы уңаеннан Бөгелмәдә snowboard  и free ski дисциплинасында шәһәр мэры Кубогына «Open Snow CUP 2015” сноуборд  спорт төре буенча чемпионат үтте. Казан, Мурманск, Уфа, Тольяти, Самара, Яр Чаллы, Чибәркүл, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләреннән килгән17гә якын спортчы тамашачыларга  баш әйләндергеч трюклар күрсәтте. Җиңүчеләрнең исемнәре шәһәр чыршысын ачу тантанасында билгеле булачак. Моннан тыш Бөгелмәнең Үзәк мәйданында шәһәр халкы һәм кунаклар өчен Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында театрлаштырган тамаша күрсәтәчәкләр. Шәһәребезнең иҗат коллективлары бәйрәм концерты тәкъдим итәчәк, авыл җирлекләре кул эшләрен сатачак, “Иң яхшы Кар бабай” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Соңыннан  фейерверк.

Бүген Техниклар йортында Бөгелмә районы башлыгы исеменнән укуда алдынгы укучыларны хөрмәтләделәр. “4” һәм “5” легә укучылар арасында район һәм республика олимпиадаларында һәм төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр дә бар иде. Сәләтле балаларны Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары  Ирина Белова тәбрикләде: “Сер түгел, “4”, “5”легә уку – җиңел түгел, ул энә белән кое казуга тиң. Тик бу тырышлыкның җимешләре татлы. Кем белә, бәлки, сез киләчәктә табиб, журналист, язучы, эшмәкәр булырсыз һәм укуда алган белемнәрегез бу хыялга сукмак салыр”. Татлы бәйрәм бүләкләреннән тыш, укучыларга “Огниво” исемле музыкаль әкият бүләк иттеләр.   

Бүген “Бердәм Россия” Кыш бабае” хәйрия проекты кысаларында Бөгелмә шәһәре сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татэнергосбыт” ААҖ директоры Рифнур Сөләйманов Бөгелмә районының “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләре белән очрашты һәм балаларга Яңа ел бүләкләре өләште.  Аның белән бергә “Ялкын” приютына “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлек сәркатибе урынбасары Фәнис Мөхәммәтов һәм “Бердәм Россия”  башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев та килде.    


25
декабрь, 2015 ел
җомга

26 декабрь 2015 ел

14.00 -21.00  -- Бөгелмә шэһэре мэры призына «Open snow cup 2015» ярышлары, Яңа ел чыршысын ачу тантанасы. Бәйрәм фейервергы.

27 декабрь 2015 ел

11.00 – “Кар бабайлар сугышы” , “Әкияттә кунакта” арт-конкурсы (Үзәк мәйдан).

Энәле агачларны законсыз кисү, саклау, сату очракларын ачыклау, Россиянең башка регионнарыннан республикага законсыз рәвештә агач, такта ташуны кисәтү, булдырмау максатында 20 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр ТР Эчке эшләр һәм Урман хуҗалыгы министрлыклары “Чыршы“ дип исемләнгән оператив-профилактик чара үткәрә. Чара барышында агач әзерләү, саклау урыннары, сатуның законлылыгы тикшереләчәк. Такта һәм энәле агачларны ташучы транспорт чараларына, тиешле документларга әһәмият биреләчәк. Рейдлар барышында полиция һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре законсыз агач кисүчеләрне ачыклаячак. 

Бөгелмә шәһәренең Техниклар йортында Яңа ел алдыннан балаларга  музыкаль әкият күрсәтә башладылар. Бу юлы Кыш бабай нәни бөгелмәлеләргә тылсымлы “Огниво” турында сөйләргә булды. Сокландыргыч солдат, көйсез патша кызы, банкротка калган патша һәм башка әкият геройлары сюжет эчтәлеген музыкаль хитлар һәм дәртле биюләр белән тулыландыра. Яңа ел тамашасында Техниклар йортыннан 200 артист катнаша. Беренчеләрдән булып, “Огниво” әкиятен “Мамонтенок” волонтер хәрәкәтенең дуслары карады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International