ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Раштуа уңаеннан Балалар паркында икмәк бәйрәме үткәрелә. Биредә “№1 икмәк заводы” пешергән икмәк продукциясен авыз итеп карарга мөмкин.

Бәйрәмгә рәхим итегез! 7гыйнвар, сәг.12.00, Балалар паркы.  


29
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Техниклар йортында “Бердәм Россия” Кыш бабае” яңа ел акциясе үтте. Бәйрәм чыршысы әйләнәсенә аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, “Ялкын” приютында көн күрүчеләр җыелды. Шәһәр мэры Линар Закиров Яңа елда аларга исәнлек-саулык, яхшы билгеләргә укуларын һәм әти-әниләренең ышанычлы терәге булуларын теләде. Яңа ел бәйрәме могҗизаларга бай. Моның чыннан да шулай булуын балалар шәхсән инанды. Алар берничә ай элек үз хыялын телефон аша “Бердәм Россия” Кыш бабае” на юллаган булган. Бәйрәм кичәсендә шәһәрнең оешма җитәкчеләре ярдәме белән балаларның күптәнде хыялы тормышка ашты. 

Бөгелмә чаңгы базасында Советлар Союзы чемпионы Р.Бакыев призына кызлар һәм егетләр арасында ярыш узды. Анда Россиядән 39 команда һәм 300 спортчы катнашты. Казан чаңгычылары классик стильдә оста шуды. Алар команда зачетында беренче урынга лаек булды. Икенче урында Башкортостан спортчылары, өчлекне Яр Чаллы чаңгычылары япты.

Шәхси зачет нщтиьщлщре буенча, Бөгелмә спортчылары Ангелина Тихонова һәм Булат Абдрахманов Россиянең иң яхшы чаңгычылары исемлегенә керде.

Бөгелмәдә пауэрлифтинг буенча ярыш узды. Әлеге спорт чарасы “Саулык” фитнес-үзәгендә үтте. Анда Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай һәм М.Җәлил бистәсеннән 20 спортчы катнашты. Ир-егетләр арасында “алтын” Д. Гуничевта, “көмеш” С.Вагаповта, “бронза” Р.Мортазинда. Үсмерләр арасында иң яхшысы Д.Плотников, икенче урында С.Резников, өченче урында С.Юсупов.

Үткән атна ашыгыч ярдәм станциясе хезмәте өчен бик киеренке булды. Белгечләр 995 мөрәҗәгать кабул иткәннәр, алдагы атналар белән чагыштырганда бу 140 чакыруга күбрәк. Яңа ел алды атнасында ашыгыч ярәм станциясенең фельдшерлары бәхетсезлек очраклары булган урыннарга 91 тапкыр барган. Җәмәгать урыннарына 65 тапкыр чыгарга туры килгән. Авыру балалар янына ашыгыч ярдәм бригадасы 211 тапкыр чыккан. Бер юл-транспорт һәлакәте булган, анда 1кеше зыян күргән.

“Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең шахмат клубында шәһәрнең шахмат турниры үтте. Ир-егетләр арасында беренче урынны Владимир Мальцев алды, икенче урында Олег Зиядов, өченче урында Зәкәрия Таҗетдинов. Ветераннар арасында иң яхшы уйнаучы Вячеслав Айдуганов, “көмешкә” Виктор Котлов ия булды, өчлекне Ваныйз Әгъзамов япты. Ярышта катнашучылар истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде. Малайлар арасында Фәнис Хәмидуллин – лидер, кызлар арасында – Ника Анисимова иң яхшысы дип танылды.   

Шәһәр хакимиятендә оешма җитәкчеләре катнашында бу елның соңгы киңәшмәсен үткәрделәр. Линар Закиров үз чыгышында елның вакыйгаларга бай булуын билгеләп үтте. “2015 ел бөгелмәлеләрнең түземлеген сынады, безне бердәм булырга өйрәтте, нәкъ шуның өчен без үз алдыбызга куелган бурычларны башкарып чыктык”. Үтеп баручы ел ил, республика өчен мөһим вакыйгаларга  бай булды: Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Президент


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бөгелмәдә 2016 ел дәвамында Бөгелмә, Баулы һәм Азнакай районы эшмәкәрләре өчен ТР буенча Роспотребнадзор идарәсендә “ачык ишекләр көне” үткәреләчәк. Консультация алу өчен  һәр айның өченче чәршәмбесендә 14.00-16.00  Ворошилов урамының 4нче йортына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефон: 4-16-07, 4-11-56 

Әлмәт һәм Бөгелмә Мефодие Бөгелмәнең Константин һәм Елена чиркәвенә яңа батюшка билгели. Бу җаваплы вазыйфа диакон  Александр Бердников җилкәсенә йөкләнде.  

Уфа шәһәрендә авыр атлетика буенча ачык чемпионат үтте. Ярышта Ырынбур өлкәсе, Башкортостан республикасы һәм Татарстаннан 80гә якын спортчы катнашты.  Бөгелмәнең “Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр команда зачетында көмешкә лаек булды.

Шәхси зачетта беренче урынны Никита Фадеев, Айнур Галяветдинов, Илшат Рәүпов һәм Владимир Сафронов алды. Кызлар арасында пъедесталның беренче баскычына Гөлшат Гибадуллина күтәрелде.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International