ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең балалар хастаханәсенә эшлекле визит белән Кыш бабай, Кар кызы, кәҗәкәй һәм башка әкият геройлары килде. Бөгелмә  муниципаль  районы иреклеләр  үсеше  координация үзәге “№14 Прогимназия” һәм яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге

Бөгелмә шәһәренең “Нефтеавтоматика” районында яшәүче балалар (3 яшьтән алып 10 яшькә кадәр) Яңа ел әкиятенә чакыру алды. Бу чараны ТОС Советы һәм “Радуга” яшүсмерләр клубы оештырды. Балаларны Яңа ел бәйрәме белән Бөгелмә шәһәре мэрының урынбасары Ирина Белова тәбрикләде.


30
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Үзәк мәйдан

31 декабрь – «Под бой курантов» дискотека. Башлана 23.30 (18+)

Техниклар йорты

3 гыйнвар – Яңа ел әкияте, башлана 10.00 (6+)

ТР прокуратурасы хезмәткәрләренең балалары арасында рәсемнәр һәм кул эшләре буенча XII республика конкурсы тәмамланды. Анда  республикадан 132 бала катнашты һәм алар жюри игътибарына 100дән артык эш тәкъдим итте.Җиңүчеләр арасында бөгелмәлеләр дә бар. Адел һәм Рөстәм Таҗиевлар “Иң актив гаилә” номинациясендә җиңделәр.  

Яңа ел бәйрәме алдыннан – 30 декабрь көнне Татарстан жөмһүрияте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә эшлекле визит белән йөрделәр. Иң беренче итеп, алар Карабаш бистәсе мәчетенә кереп, анда район мәчетләре имамнары, Карабаш өлкәннәре белән очраштылар.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Г.Успенский урамында урнашкан күргәзмә залы бөгелмәлеләр өчен ишекләрен ача. Бирегә килеп, республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында иҗат итүче рәссамнарның эшләре белән танышырга мөмкин булачак. Күргәзмә сәг.14.00 -18.00 эшли. Керү ирекле.   

Яңа ел бәйрәме алдыннан Прогресс балалар бакчасында “Кар кызы” бәйгесе үтте. Һәр кыз бала үз гомерендә Кар кызы булу турында хыялланадыр?! Шуны күздә тотып, Прогресс балалар бакчасының тәрбиячеләре балалар арасында  “Кар кызы"  бәйгесен оештырды.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 1 гыйнварга каршы төндә Татарстанда шактый салкын булырга охшап тора. Республика районнарында 31 декабрьдә һава температурасы 26 градуска кадәр түбән төшәчәк, дип фаразлый синоптиклар. 1 гыйнварда инде 28 градус салкын булуы ихтимал. 

ТРда бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә почта махсус график буенча эшләячәк, дип хәбәр итә “Татарстан почтасы” матбугат хезмәте. Ел саен яңа ел бәйрәмнәре алдыннан почта бүлекләре аша үтә торган хат корреспонденциясе һәм посылкалар күләме сизелерлек арта.

“Боз өстендә сак булыгыз” республика рәсем конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне билгеләделәр. Әлеге бәйге башлангыч сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Җиңүчеләрне тавыш бирүчеләр саны буенча билгеләделәр. Беренче урында Элина Гәрәева (№3 мәктәп), Илона Световая (Укучылар сарае), Татьяна Лысова (“Импульс” үзәге), Алена Мельникова (№2 лицей), Фәридә Вәлиуллина (№7 гимназия). Икенче урында Алина Трофимова һәм Виктор Тюкачев (№13) мәктәп, Ирина Антонова (№7 гимназия). Өченче урында Диана Арчибасова (№8 мәктәп), Кирилл Кудряков (№2 лицей), Тимур Әхмәтов (“Импульс” үзәге). 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International