ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

ТР буенча Пенсия Фонды бүлеге хәбәр итә. 2016 елда почта бүлекләре пенсияне 4нче гыйнвардан, билгеле график буенча тапшыра башлый. Бәйрәм көннәре булу сәбәпле, Пенсия Фонды 1нче гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр эшләми.   

Раштуа бәйрәменә берничә көн кала, Бөгелмә шәһәренең Казан соборында үзенчәлекле остаханә эшләде. Изге литургиядән соң яшьләр һәм якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр кул эшенә алынды. Алар яшел чыршы өчен уенчыклар ясадылар. Егетләр трафарет ярдәмендә фигуралар кисте, ә кызлар аларны бизәде.     

Бөгелмәлеләр соравы буенча, Татар мәдәният үзәге җитәкчелеге һәм “Бәллүр”  иҗат төркеме шәһәр һәм район халкына яңа ел бүләге әзерли. 4нче гыйнвар көнне иртән-иртүк мәдәният үзәгендә иҗат коллективлары концертка әзерләнә башлый: кемдер бию хәрәкәтләрен, кемдер җыр сүзләрен кабатлый.Бер сүз белән, бинада бәйрәм рухы хөкем сөрә. Бер мәлдә әлеге ыгы-зыгы тына, әкренләп халык җыела башлый һәм тамаша залы алкышларга күмелә. Кем дә кем әлеге иҗат дөньясына кереп чумарга өлгермәгән, аларны “Бәллүр” иҗат төркеме 9нчы гыйнвар көне Татар Димскәенә чакыра. Концерт авыл клубында үтәчәк.      


5
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Раштуа уңаеннан Балалар паркында икмәк бәйрәме үткәрелә. Биредә “№1 икмәк заводы” пешергән икмәк продукциясен авыз итеп карарга мөмкин.

Бәйрәмгә рәхим итегез! 7 гыйнвар, сәг. 12.00, Балалар паркы.  

Балалар паркы

7 гыйнвар – “Раштуа әкияте” бәйрәм тамашасы. Башлана 12.00 (6+)

7 гыйнвар – “Икмәк бәйрәме”. Башлана 12.00 (6+)

Бәйрәм көннәрендә балалар поликлиникасында дежур тибибларның  эш тәртибе:

6 гыйнвар – 8.00 -15.30

9 гыйнвар – 8.00 – 15.30

“Юбилейный” Боз сараена яңа елның беренче көненнән ук тимераякта шуарга килергә мөмкин.  


31
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Сезне якынлашып килүче яңа 2016 ел белән чын күңелдән тәбрик итәм! Нинди ел булыр ул, ниләр алып килер – бу күп яклап безнең үзебезгә бәйле. Ышаныч, ярдәмләшү, бер-береңнең хәленә керү кебек сыйфатларның киләчәктә дә иң изге теләкләрне, ният-планнарны гамәлгә ашырырга булышачагына, тормышыбызны тагын да кызыклырак, мәгънәлерәк итәчәгенә шигем юк минем.

“Нурия” мөселман клубы “Ялкын” приютында даими кунаклар. Аларны биредә көтәләр, аларны куанып каршы алалар. Нинди генә бәйрәм булмасын, “Нурия” клубына йөрүче хатын-кызлар, ата-ана назыннан мәхрүм булган балаларны, үз тирәсенә җыярга тырыша. Яңа ел бәйрәме искәрмә булмады. Приютка килеп, алар балалар өчен төрле тематик уеннар оештырды. Нәкъ уеннар аша клуб әгъзалары балаларда дуслык, хөрмәт хисләрен тәрбияләргә тырышты. “Нурия” клубы кунакка буш кул белән килми, алар нәни бөгелмәлеләргә бәйрәм күчтәнәчләре алып килгән.  

Яңа ел бәйрәменең иң матур йоласы – чыршы бизәү. Хәзер нинди уенчыклар гына юк! Шулай да бөгелмәлеләрнең күбесе  элекке чыршы уенчыкларын сагына, аларны кадерләп саклаучылар да бар. Я.Гашек музее әнә шундый бөгелмәлеләр ярдәмендә 2015 ел чыршысын бизигән булган. Ретро-уенчыкларны быел да күрергә була. Күргәзмәдә борынгы чыршы уенчыклары тәкъдим ителә, аларның кайберләре ХХ гасыр башында ук эшләнгән. Экскурсовод музейга килүчеләрне Яңа елда агач бизәү традицияләренең барлыкка килү тарихы, остаханәләрдә һәм өй шартларында уенчыклар ясау технологияләре, совет чорында эшләнгән, ил тарихын чагылдыра торган уенчыклар белән таныштырачак. Шушы ук күргәзмә фонында Раштуага һәм Яңа елга багышланган музей чаралары узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International