ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

12 гыйнвардан 10 нчы февральгә кадәр Татарстанда төрле предметлар буенча укучыларның республика олимпиадасының йомгаклау һәм бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узачак. Олимпиадалар уку дисциплиналары буенча белем бирүне камилләштерү, аеруча сәләтле укучыларны һәм иҗади якын килеп эшләүче укытучыларны ачыклау максатыннан ел саен уздырыла.

21 фән буенча 8 нче сыйныф укучылары өчен олимпиада һәм укучыларның республика олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру графигы белән ТР Мәгариф һәм фән министрыгы сайтында танышырга мөмкин.

Бүген Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәйданында беренче тапкыр ачык республика чаңгы спринты старт алды. Анда Түбән Кама, Зәй, Октябрьский, Ырынбур, Әлмәт, Яр Чаллы, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән һәм М.Җәлил бистәсеннән 50гә якын спортчы катнашты. Ярыш ике этапта үтте – квалификация һәм финал. Җиңүчеләргә 1,5 дистанцияне классик стиль белән аерым старттан максималь тиз вакыт эчендә үтәргә туры килде. Чаңгычылар  “Мәңгелек дан” мемориалы яныннан старт алды. Җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, диплом һәм истәлекле статуэткалар тапшырдылар.       

Бу көннәрдә Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин  хатынына 98 яшь тулды. Бу шатлыклы көндә Гыйльмури әби янында аның иң якын кешеләре: балалары, оныклары һәм оныкчыклары булды. Озын гомерле бөгелмәлене Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Л.Закиров исеменнән аппарат җитәкчесе Елена Игнатьева һәм башкарма комитетның җәмәгать оешмалары белән элемтә бүлеге начальнигы Эльмира Җамалиева тәбрикләде. Котлау сүзләрен кабул итеп алганнан соң, Гыйльмури әби Герой ире турында хәтирәләрне искә төшерде.


8
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Салкын һава, өстән елмаеп караган кояш, шаян музыка һәм тәмле икмәк исе. Әнә шулай бөгелмәлеләрне “Икмәк бәйрәмен”дә каршы алдылар. Раштуа бәйрәме уңаеннан Балалар паркында гадәти булмаган агач пәйдә булды. Ул чыннан да гадәти түгел, бу икмәк агачы, Анда арыш, бодай ипие үсә, тәмле-тәмле калҗалар җитешеп килә. Тик аларны авыз итәр өчен бер шарт бар. Бөгелмәлеләр төрле бәйгеләрдә катнашырга, рәхәтләнеп күңел ачарга тиеш. Ә безнең шәһәр халкы моңа бик оста! Конкурсларда бөгелмәлеләр гаиләләре белән катнаштылар. Аларны кайнар чәй һәм тәмле белен белән сыйладылар. Ярышта җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Әлеге бәйрәмне “№1 Бөгелмә икмәк заводы” оештырды.         

Раштуа - Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көне. Бүген православ динен тотучылар шушы олуг бәйрәм – Раштуаны бәйрәм итә.Раштуа чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә башлаган.

9нчы гыйнвар көнне шәһәрнең  Үзәк мәйданында Раштуа чаңгы спринты старт алачак.

Ярыш сәг. 14.00 башлана.

Финал  сәг. 15.30

Бүләкләү сәг. 17.00 

Бөгелмә шәһәренең “Белая ладья” шахмат клубында Раштуа бәйрәме уңаеннан ветераннар һәм яшьләр арасында  шахмат буенча блиц-турнир үтте. Уенда 18 ветеран катнашты. Алар арасында иң күп очко җыючылар: Вагыйз Әкзамов (13,5 очко), Наил Хәмидуллин (13,5 очко) һәм Вячеслав Айдуганов (13 очко).

Яшьләр арасында беренче урында Владимир Мальцев (НПО НТЭС), икенче урында Рәзин Хөсәинов (медучилище), өченче урында Сергей Голубев (“Рен-Тв”). 


6
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Барлык христианнарны чын күңелемнән Раштуа бәйрәме белән тәбриклим! Раштуа тантаналары төрле буын кешеләрен берләштерә, гаиләләрне ныгыта, мәхәббәткә һәм тугрылыкка, шәфкатьлелеккә һәм сабырлыкка, ярдәмгә мохтаҗлар өчен изге гамәлләр кылырга өнди.

Те­лә­гән ата-ана­лар ба­ла­ла­рын кышкы каникуллар вакытында  Үзәк мә­чет­ кар­шын­да эш­ләү­че “Сәлам” ла­герендә  ял ит­те­рә ала­. Бөгелмә шә­һә­ре мөх­тә­си­бә­тен­дә мон­дый мөм­кин­лек ел са­ен ту­ды­ры­ла. 8 көн дәвамында балалар һәр көн­не ир­тән­ге гим­нас­ти­ка­дан баш­лый­лар, 3 мәр­тә­бә тук­ла­на­лар, төр­ле уен­нар­да кат­на­ша­лар, дин дә­рес­лә­ре ала­лар. Әлмәт мәдрәсәсе шәкертләре балалар өчен кызыклы күңел ачу программасын әзерләгән: уеннар, конкурслар һәм эстафателар. Лагерь ябылыр алдыннан балалар “Мадагаскар” кинотеатрына барачак.  

Яңа ел - тылсымлы бер чор. Һәркем бәйрәм могҗизасына ышана, аеруча балалар. Алар бу көннәрдә бүләкләр көтә, тылсымга өмет итә. “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләргә яңа ел көннәре бер-бер артлы шатлык алып килде. Шәһәр оешмалары, Бөгелмә халкы, мәктәп укучылары  һәм һөнәри белем бирү йорты студентлары балаларның күңелен күрде, аларга бүләкләр һәм тәм-томнар тапшырдылар. Шулай итеп, быелгы Яңа ел, "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр өчен, зур гаилә бәйрәменә әверелде!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International