ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Бөгелмә шәһәренең “Факел” спорткомплексында 1996-1998 елгы юниорлар арасында грек-рим көрәше буенча республика беренчелеге тәмамланды. Ярышта Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама , Әлмәт, Чистай, Лениногорск, Зәй, Уруссу, Азнакай, Баулы һәм Бөгелмәдән 86 спортчы катнашты. Беренче урынга Алексей Соловьев, Раушан Рөстәмов, Вадим Иванов һәм Ильяр Сафин лаек булды. Икенче урында Михаил Дагаев, Өчлекне Айнур Абдуллин, Рим Зинуров, Данил Кукаров һәм Морат Җәфаров япты.

Бөгелмәнең “Радуга” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре кисәтә! Гаилә тәрбиясендә еш кына балаларның ут белән шаяруына игътибар бирелми. Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналарның  күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш.

Көннәр салкынайту белән шәхси хуҗалыкларда  электр һәм җылыту җиһазларын кулану арта. Шушы вакытта электр һәм җылыту җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү нәтиҗәсендә  чыккан янгыннар ешая. Шундый күңелсез хәлләрне булдырмау максатыннан   электр һәм җылыту җиһазларының төзеклеген тикшерергә,  шулай  ук тиешле янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә киңәш ителә. Янгыннар килеп чыкканда ашыгыч рәвештә 112, 01 телефоннарына шалтыратырга кирәк.

Мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия Спартакиада кысаларында “Күңелле старт” ярышлары быел Саба һәм Бөгелмә районнарында үтте.

13нче гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә.1703 елның нәкъ шушы көнендә Россиядә Петр I карары нигезендә «Хәбәрләр» («Ведомости») газетасының беренче саны дөнья күргән. Беренче санында Мәскәү Дәүләтенең хәрби эшләре, мәгърифәт яңалыклары басылган була.

Татарстанда республика районнары арасында иң матур бизәлгән чыршыны интернетта тавыш бирү юлы белән ачыклыйлар. Тавыш бирү өчен, http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2016.htm сылтамасы буенча кереп, тәкъдим ителгән исемлектән Татарстанның берәр муниципаль районын (яки шәһәр округын) сайларга кирәк.

“Бөгелмә” аэропорты - Татарстан көньяк-көнчыгышының “һава капкасы”. 2015 елның 1нче гыйнварында ул “Татнефть” структурасына керә. Әлеге җәмгыятнең финанс ярдәме белән биредә һавага күтәрелү полосасын төзекләндерәләр, аэровокзал, штаб һәм кунакханәне җылытучы пар казаннары бинасын тәртипкә китерәләр.


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Азнакай шәһәрендә мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия чаңгы ярышының зона этабы тәмаланды. Чаңгычылар ике яшь төркемендә ярышты. Үз көчләрен Әлмәт, Лениногорск, Чирмешән, Мөслим, Ютазы, Баулының яшь спортчылары сынап карады. Бөгелмә районы данын Подгорный мәктәбе укучылары яклады. Команда зачетында Бөгелмә чаңгычылары ярышның беренче көннендә ук алгы урынга чыкты. Шәхси зачетта Бөгелмә егетләре һәм кызлары шулай ук сынатмады. Ульяна Шарагина, Румина Сәүбәнова иң җитез чаңгычылар исемлегенә керде.    

Раштуа бәйрмендә Бөгелмә шәһәренең балалар хастаханәсенә Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий килде. Киеренке эш графигы булуга карамастан, Владыка һәр ел табиблар һәм дәва алучы балалар белән очрашу өчен вакыт таба. Быел да ул Бөгелмә мэры урынбасары Ирина Белова белән  аларга бәйрәм күчтәнәчләре таратты.

Чаңгы ярышында Түбән Кама, Зәй, Октябрьский, Ырынбур, Әлмәт, Яр Чаллы, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән һәм М.Җәлил бистәсеннән 50гә якын спортчы катнашты. Ярыш ике этапта үтте – квалификация һәм финал. Җиңүчеләргә 1,5 дистанцияне классик стиль белән аерым старттан максималь тиз вакыт эчендә үтәргә туры килде. Нәтиҗәдә чаңгы ярышында җиңүне Россия спорт мастеры, ТР яшьләр җыелма командасы әгъзасы, Бөтенроссия чаңгы ярышларында катнашучы – Виктор Ермилин ( Спасс районы) яулады. Көмешкә 2015ел Универсиадасында җиңүче Артем Николаев (Тәтеш районы) лаек булды. Бронза – Казан шәһәре җыелма командасының әгъзасы Марсель Хайровта.     

2016 ел  Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителсә дә, агымдагы елда парк һәм скверларны торгызу эшен дәвам итәчәкләр. Ике программа өчен бюджеттан 2млрд. сум акча бүлеп биреләчәк. Эшнең барышын республика президентының ярдәмчесе Наталья Фишмен тикшерәчәк. Министрлар кабинетында үткән брифингта ул «Парклар һәм скверлар елы» программасын тормышка ашыруда зур уңышка ирешкән районнарны атады. Исемлектә Бөгелмә дә бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International