Мәктәп эшендә математика, җәмгыять белеме һәм информатика буенча 10 бөгелмәле катнашырга тиеш иде. Һава торышы начарлану сәбәпле, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының шәһәрдән читкә чыкмаска тәкъдим итүе белән бәйле рәвешттә, “Сәләт” координаторлары һәм активистлары өчен семинар һәм “Сәләт-Олимп” – фән олимпиадаларына әзерләү мәктәбе эшчәнлеге билгесез вакытка кичектерелә. Бу хакта бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы хәбәр итә. Искәртеп үтик: бүген “Сәләт-Олимп” – фән олимпиадаларына әзерләү мәктәбе ачылырга тиеш иде. Бу чараны 14-17 гыйнварда “Идел” яшьләр үзәгендә уздыру планлаштырылды. Бу чара беренче тапкыр “Сәләт” ТР Яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан, ТР Мәгариф һм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән бергәлектә, үткәрелә. Мәктәп программасы математика (6-7 нче сыйныф), җәмгыять белеме (7-9) һәм информатика (7-11) буенча муниципаль, төбәк һәм бөтенроссия олимпиадаларында катнашучыларны әзерләүгә юнәлдерелгән. Мәктәп эшендә бу фәннәр буенча ТР экспертлары, шулай ук Россия төбкәләреннән чакырылганнар да катнашырга тиеш иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча сайлап алынгач, мәктәптә Казан, Бөгелмә, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Чаллы, Кукмара һәм ТР ның башка шәһәрләре, районнарыннан 40 олимпиадачы катнашырга тиеш иде, дип хәбәр итә “Сәләт” иҗтимагый фонды матбугат хезмәте.
Бүген Татарстанда тагын буран котыра. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә халыкны игътибарлы булырга чакыра. Хәзерге вакытта алар республикадагы һава торышы белән бәйле вәзгыятьне җитди контрольгә алды инде...
Яңа ел бәйрәмнәре дә тәмамланды.7 меңгә якын бөгелмәле Техниклар йортында яңа ел уңаеннан тәкъдим ителгән чараларда катнашты. Ветераннар клубы әгъзалары Иске яңа ел бәйрәмен дә игътибарсыз калдырмады. Матур итеп киенеп алар чыршы тирәсенә җыелды. Кыш бабай һәм Кар кыз 1932нче – Маймыл елында туучыларны тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды. Ветераннар рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте.
“Яңа ел белән! Яңа бәхет белән!”. Күп кенә Бөгелмә гаиләләре яңа 2016 елны әнә шундый тәбрикләү сүзләре белән каршы ала. Бөгелмә бала тудыру йортында 1нче гыйнвардан 10нчы гыйнварга кадәр 32 нарасый (21 малай һәм 11 кыз бала) дөньяга аваз салган.
Шәһәр урамнарын кардан «Дорремстрой» ҖЧҖ чистарта, ә менә йорт ишек алларын «кышкы байлыктан» арындыру эше идарәче компанияләргэ йөкләнгән. «Буран» планы гамәлгә кертелгән очракта, әлеге оешмаларга ярдәмгә шәһәр предприятияләре чыгачак. Автотранспорт һәм юл хуҗалыгы оешмаларының диспечер хезмәтләре исә тәүлек дәвамында эш алып барачак.
“Икътисади кризис безне читләп үтмәде, халык хәзер самолетка караганда, тимер юл һәм автотранспортка өстенлек бирә,” – дип әйтә “Бөгелмә” Аэропорты” ҖЧҖ директоры Ринат Шакиров. Шулай булуга карамастан, 2015 елда “Бөгелмә” аэропорты 27,5 мең кешегә хезмәт күрсәткән. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, “ТАНЕКО” НЭЗ авиакеросин эшкәртеп чыгара башлаган, аның бәясе күпкә түбән, бу билет бәясендә дә чагылыр, дип ышандыра аэропорт җитәкчелеге.
Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында “Юность” спорт комплексында өстәл теннисы буенча шәһәр беренчелеге үтте. Ярышта әлеге спорт төренә өстеллек биргән 70кә якын бөгелмәле катнашты. Яшь аралыгы чикләнмәде – 7 яшьтән алып 70 яшькә кадәр. Спортчылар бергә-бер ярышты, шулай ук “Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләренең балалары да көч сынап карады.
Бөгелмә шәһәренең “Динамо” спорткомплексында юниорлар арасында авыр атлетика буенча республика беренчелеге үтте. Ярышта Татарстанның 8 җыелма командасыннан 64 спортчы катнашты. “Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр команда зачетында беренче урынны яулады. Алар Казан һәм Әлмәт спортчыларын узды. Шәхси зачетта да Бөгелмә атлетлары зур уңышка иреште. Ике спортчы беренче урныда, өчесе – икенче, берсе – өченче урында. Юниорлар копилкасында 5 алтын, 4 көмеш һәм бронза. Җиңүчеләр Татарстанның җыелма командасы составында ПФО Беренчелегендә катнашачак.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә ярдәм сорап, 680 бөгелмәле мөрәҗәгать иткән. Беренче авыруны 2016 елның беренче гыйнвар төнендә алып киләләр. Шул рәвешле бәйрәм чорында 221 кешене хастаханәгә дәваланырга салалар, 459 бөгелмәлегә медицина ярдәме күрсәтәләр һәм өйләренә озаталар. Спритлы эчемлек кулланып агуланучылар - 58 кеше, шуларның 7 хастаханәдә дәва ала.
Көчле җил һәм буран булу сәбәпле Татарстандагы федераль трассаларда кизү тору оештырыла. Юл оешмасы техникасы һәм хезмәткәрләре 13-14 гыйнвар көннәрендә кизү торачак. Шулай ук тәүлек буе юлларның торышын тикшерү, машина йөртүчеләргә ярдәм күрсәтү максатыннан алар тарафыннан трассаларда патруль урап узулар да оештырыла. Бүген һәм иртәгә урыны белән буран, кар явуы көтелә. Буран вакытында җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Ерак юлларга чыгуларны кичектереп торсагыз яхшырак булыр.