19 гыйнварда, православие вәкилләре Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Татарстанның меңләгән кешесе храм һәм чиркәүләрдә булачак, сафландырылган изге су алып калырга ашыгачак, гайрәте җиткәннәр бәкедәге суга чумачак.
Бөгелмәнең үзәк гыйбадәтханәсе - Казан соборында 18нән 19гыйнвар төнендә бәйрәм хезмәте башланып китәчәк һәм суны сафландыру йоласы белән тәмамланачак.19 гыйнварда Держинский урамында урнашкан чиркәүдә бәйрәм гыйбадәт кылулары иртәнге сәгать биштә башлана. Район һәм шәһәрнең башка чиркәүләрендә сәгать иртәнге сигездә.
Бүген шәһәр хакимияте бинасында Бөгелмәнең тәртип сакчылары оператив киңәшмәдә 2015 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар. Киңәшмәдә ТР эчке эшләр министры урынбасары Рафаиль Гыйльманов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, шәһәр суды рәисе Наил Хәйретдинов, Бөгелмә прокуроры Валерий Кузьмин катнашты.
Татарстан территориясендә табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр бирүчегә моңарчы 1 мең сум түләнә иде, ә 2016 ел башыннан алып 1.5 мең сум түләнә башлады. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде – рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны тулай кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү, су объектының су саклау зонасында хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек, җир бозу (туфракның уңдырышлы катламын бетерү) турындагы хәбәрләр өчен дә акча түләнә. Бозуларны фотога я видеога төшереп, Министрлыкның интернет кабулияте (http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm) аша eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр җибәрергә яисә Министрлыкка үзең килеп тапшырырга мөмкин. Мондый тәртипне кертү төп көчләрне хокук бозучыларны ачыклауга һәм җавапка тартуга юнәлтергә мөмкинлек бирә. Мөрәҗәгатьләргә таләпләр һәм акча түләү тәртибе турында җентекле итеп Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтының (eco.tatarstan.ru) “Дәүләти экологик күзәтчелек” бүлегендә язылган. Түләүләр Татарстан бюджетыннан “2014-2020 елларда ТРда әйләнә-тирәлекне саклау, табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану” дәүләт программасы кысаларында, Министрлык билгеләгән чаралар чикләрендә башкарыла. Матди кызыксындыру табигать саклау законнарын бозуларның ачылышын арттыру максатыннан эшләнә. Бу система 2015 елның 1 августында кертелгән иде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
Бер-бер артлы тезелеп, кар чистарту техникасы төнге шәһәр урамы буйлап бара. Руль артында утыручылар өчен бу сәер күренеш: “Каян чыккан мондый бәхет”,- дип аптырап калучылар булды. Юлларның бүгенге хәләтенә карап бәя бирсәк, “Дорремстрой” җәмгыяте техниканы күргәзмә өчен чыгарган диярсең. Тик юк... Җитәкче: “Бар куәткә эшлибез!”- дип әйтә. Алай булгач, ни өчен 19 берәмлек техниканың бары 5се юлларны кардан чистарта? Аеруча явым-төшем күп яуган көннәрдә? Сорау артыннан сорау, тик җавап бер – Ильяс Бакиров: “Барысына да һава шартлары гаепле!”
“Бөгелмә үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениясе стоматология поликлиникасының шәфкать туташы Елена Однодворцева Самара өлкәсендә үткән “Халык хөрмәте” җәмәгать акциясендә лауреат исемен яулый. Аны “Батырлык һәм кыюлык” номинациясендә диплом һәм кубок белән бүләклиләр. Бу лаеклы исемне Бөгелмә шәфкать туташына М-5 трассасында юл һәлакәтенә юлыккан кешеләргә беренче медицина ярдәме күрсәткән өчен тапшыралар.
19 гыйнварда, православие вәкилләре Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Татарстанның меңләгән кешесе храм һәм чиркәүләрдә булачак, сафландырылган изге су алып калырга ашыгачак, гайрәте җиткәннәр бәкедәге суга чумачак.
Бөгелмәнең үзәк гыйбадәтханәсе - Казан соборында 18нән 19гыйнвар төнендә бәйрәм хезмәте башланып китәчәк һәм суны сафландыру йоласы белән тәмамланачак.
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталына эчке эшләр министры Артем Хохорин исеменә бөгелмәле Татьяна Савинадан хат килеп иреште. Ул үз мөрәҗәгатендә Бөгелмәнең участок инспекторы Александр Богомоловка рәхмәтен юллаган.
Татарстанда 14нче гыйнварда яуган карны исәпкә алмаганда, 13е айлык кар яуган. Бу хактаТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең, кинәт һава торышы үзгәрү сәбәпле, тормыш итү һәм транспорт хәрәкәте чараларына багышланган чираттан тыш утырышында ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров белдерде.
Кышкы каникул чорында балалар иминлегенә юнәлдерелгән куркынычсызлык чаралары тәмамланды. Ата-аналар ял иткән арада ЮХИДИ хезмәткәрләре белем бирү учрежденияләрендә балалар һәм аларның ата-аналары белән очрашты һәм юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерде. №3 мәктәп яны сәламәтлек лагеренда “Куркынычсызлык әлифбасы” исемле чара үтте. Өч команда кышкы чорда юл йөрү кагыйдәрәре буенча белемнәрен тикшерде. Бөгелмә шәһәренең ЮХИДИ инспекторы Г.Гыйбадуллина хәбәр иткәнчә, гыйнвар аенда игълан ителгән “Бала – иң мөһим пассажир” акциясе барышында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары баланы махсус утыргычсыз алып баручы җиде машина йөртүчене тоткарладылар. Әйтергә кирәк, юл йөрүнең бу кагыйдәсен бозучылар 3000 сум күләмендә административ штрафка тартыла.
Яңа ел бәйрәмнәрендә беренче медицина ярдәме сорап, 1296 бөгелмәле ашыгыч ярдәм станциясенә мөрәҗәгать итә. Медицина хезмәткәрләре иҗтимагый урыннарга – 90 тапкыр, бәхетсезлек килеп чыккан урыннарга – 139 тапкыр барганнар, шуларның 2се юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле. Юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше зарар күргән, 1 кеше дәвалау учреждениеләренә озатылган.