19 гыйнварда христианнар Крещение бәйрәмен билгеләп үтте.
Крещение алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарылды.
Бөгелмәдә хезмәтне саклауга багышланган семинар-киңәшмә үтте. Анда Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы районнарының хезмәтне саклау буенча Координация советы әгъзалары, министерство һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре катнашты.
Лениногорск районының Иске Кувак авылында 8 гыйнвардан 9 гыйнварга каршы төндә, 8 кеше яшәгән гаилә торган йортта янгын чыгуы һәм анда 5 кешенең янып үлүе республика халкын тетрәндерә. Әлеге коточкыч фаҗиганы бүгенге көндә тикшерү бара. Моннан тыш, Бөгелмә райнында андый фаҗигаларны булдырмый калу һәм күп балалы гаиләләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртү йөзеннән,
Россия Торак кодексына кертелгән үзгәрешләр 2016 елның 1 гыйнварыннан көченә керде.Хәзер торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнелмәгән бурычларга пени 8 проценттан 17 процентка кадәр күтәрелде.Беренче айда пени билгеләнми. Икенче айдан өченче айга көн саен штраф бурыч күләменең Россия Банкы билгеләгән 300/1 өлеше кадәр арта барачак. Туксан көн узгач, штраф (пени) инде 130/1 өлешендә үрчи башлаячак.
Илдәге икътисадый тотрыксызлыкны истә тотып булса кирәк, хөкүмәт халыкка торак коммуналь хезмәтләр өчен өлешләп түләү мөмкинлеген бирә. Бу хакта РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис хәбәр итте. Авыр хәлдә калган гражданнар коммуналь хезмәтләр өчен түли алмаулары хакында идарәче компанияләргә хәбәр итәргә тиеш булачак. Бу очракта аларга пени билгеләнми, ә бурычны өлешләп түләү мөмкинлеге бирелә.
Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәрләре Төньяк Кавказга эш сәфәренә китте. Барлыгы 4 хезмәткәр: полиция начальнигы урынбасары А.Г.Иванов, ЮХИДИ инспекторы А.А.Храмов, полиция хезмәткәрләре Ф.Р.Әгъзамов һәм К.В. Сакулин. Полиция начальнигы Р.З.Билалов аларга Дагистан республикасы территориясендә намус белән хезмәт алып барырга һәм туган шәһәргә исән-имин кайтуларын теләде. Бөгелмә полиция хезмәткәрләре эш сәфәрендә 180 көн булачак.
18 гыйнварда районның Восточный авыл җирлегендә гражданнар җыеннары үтте. Анда Бөгелмә районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Морад Булгаков, район һәм шәһәрнең барлык оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
“Эшлекле дүшәмбе”дә Бөгелмә башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр начальнигы Руслан Масалимов ТР “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати системасының эше турында сөйләде. 2015 елның 11 ае эчендә әлеге системага 5,5 мең бөгелмәле мөрәҗәгать иткән. Аларның күбесе шәһәр юлларының хәләтенә зарланып яза, аеруча, кыш айларында – 308 гариза. Шул рәвешле бөгелмәлеләр үз активлыгын күрсәтә. Дәүләт мәгълүмати система эшли башлаган көннән алып бүгенге көнгә кадәр 1700 бөгелмәле “халык контроле” системасында белдерү калдырган, шуларның 1392се уңай хәл ителгән.
“Эшлекле дүшәмбе”дә 2016 елның беренче эш атнасына нәтиҗә ясадылар һәм бәйрәм көннәрендә булган спорт, мәдәни чаралар турында сөйләштеләр. Бөгелмәдә беренче тапкыр чаңгы спринты үтте.Чаңгы ярышында Түбән Кама, Зәй, Октябрьский, Ырынбур, Әлмәт, Яр Чаллы, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән һәм М.Җәлил бистәсеннән 50гә якын спортчы катнашты. Ярыш ике этапта үтте – квалификация һәм финал.
Юлчылар гына түгел, идарәче компанияләр дә көчәйтелгән режимда эшли. Соңгы атнада бик күп кар яуды. Шуның өчен шәһәр урамнарын һәм йорт ишекалларын кардан арындыру өчен техниканы гына эшкә җәлеп итеп калмыйлар. Идарәче компания хезмәткәрлере йорт алды территорияләрен, тротуарларны чистарта. Бөгелмә урамнарында исә “Дорремстрой” җәмгыятенең 11 берәмлек техникасы эшли. Әлмәткә чыгу юлы, Ленин, Гафиятуллин, Тухачевский, Җәлил, Герцен, Чайковский, Радищев, Октябрь, Калинин һәм Совет урамнарыннан тиз арада карны чыгарырга ниятлиләр. Кыш байлыгын Гончаров урамында урнашкан махсус урынга бушаталар.
Лениногорск районының Иске Кувак авылында 8 гыйнвардан 9 гыйнварга каршы төндә, 8 кеше яшәгән гаилә торган йортта янгын чыгуы һәм анда 5 кешенең янып үлүе республика халкын тетрәндерә. Әлеге коточкыч фаҗиганы бүгенге көндә тикшерү бара. Моннан тыш, Бөгелмә райнында андый фаҗигаларны булдырмый калу һәм күп балалы гаиләләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртү йөзеннән, Бөгелмә шәһәренең янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре социаль яклау идарәсе, “Бөгелмә газ” оешмасы вәкилләре, полиция хезмәткәрләре һәм электрчылар белән аңлату эшләре алып баралар. Районда үткән рейд вакытында алар шундый 10 гаилә белән очрашты. Күп балалы гаиләләрдә булып "Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында" истәлек (памяткалар) биреп, тагын бер кабат аңлатулар үткәреп йөриләр. Бөгелмәлеләр, һәркайсыбыз игътибарлы булыйк, электр үткәргечләрегезне, мичләрегезне тагын бер кат күздән үткәрегез, җитешсезлекләр булса тиз арада чарасын күрергә ашыгыгыз! Ходай Тәгалә сакланганны гына саклармын дигән. Ут-күздән сак булыйк!