ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы хәбәр итә: 25еннән 29нчы  гынварга кадәр Бөгелмә муниципаль районы территориясендә коммерцияле булмаган оешмаларның эшен тикшерәчәкләр.Оешма вәкилләрен түбәндәге адрес буенча кабул итәләр: Гафиятуллин урамының 7 нче йорты, 106 кабинет. Белешмә өчен телефон 4-06-58    

“ТатНИПИнефть” һәм “ТНГ-Групп”ның хезмәт коллективлары  2015 елда башкарылган эшкә йомгак ясады һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде. Җыелышта шәһәр мэры Линар Закиров катнашты. “ТатНИПИнефть” хезмәткәрләрен шәһәр юлларын кардан чистарту, “Юность” спорткомплексын, №2 лицей бассейнын һәм Яшьләр сараен төзекләндерү кебек сораулар борчыды.  “ТНГ-Групп” хезмәткәрләре дә шул ук сорауларны күтәреп чыкты. Моннан тыш алар Бөгелмә елгасының яр буйларын чистарту проблемасын яктыртты һәм югары ОДН турында сүз куертты. Халыкны борчыган сорауларга җавап биргәч, Линар Закиров Бөгелмә районының рәсми порталы аша аңа приемга язылу мөмкинлеге турында әйтте.


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең “Яшь гвардия” бүлеге әгъзалары “Сәяси лидерлык мәктәбе” проекты кысаларында Бөгелмә районы яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигының урынбасары Константин Круглов белән очрашты. Әңгәмә вакытында яшьләр дебатлар турында сөйләште. К.Круглов дебат төрләре турында хәбәр итте. Теориядән соң, проектта катнашучылар өйрәнүләрнең практик өлешенә күчте. Алар “Яшьләр арасында милләтчелек” темасына дебатлар үткәрде.  

Республикада мәктәп укучылары арасындагы бөтенроссия бәйгесенең төбәкара туры башлананды. Әлеге фән олимпиадаларының максаты – укыту программасын камилләштерү, алдынгы укучыларны барлау һәм бүләкләү. Моннан тыш ул балалар белән өстәмә эш алып бара торган, үз эшенә иҗади якын килә белүче укытучыларны да аерып күрсәтүне күз уңында тота. 

Сочи шәһәрендә һәвәскәр балалар курчак театры коллективлары арасында   “Театр тылсымы” исемле XVIII Халыкара фестиваль тәмамланды. Аны “АРТ Фестиваль – Роза Ветров” балалар хәйрия фонды оештыра.Татарстан данын бу фестивальдә Бөгелмә районы Прогресс авыл клубының “Овации” театр коллективы яклый. Мәртәбәле жюри игътибарына бөгелмәлеләр А.Веселова пьесасы буенча  «Солнышко и снежные человечки» курчак театрын тәкъдим итә. Бөгелмәнең яшь артистлары II дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек була һәм “За актёрский ансамбль в спектакле” дипломы белән бүләкләнә.      

Укудан буш вакытта Бөгелмә төзелеш-техника көллияте студентлары спорт белән шөгыльләнә. Күбесе авыр атлетикага өстенлек бирә, нәтиҗәләр дә куандыра. ТР беренчелегендә көллиятнең дүрт студенты медальләр яулый. Алтын – Владимир Сафроновта, көмеш – Айнур Галәветдиновта һәм Анастасия Корчагинада. Призлы өчлекне Руслан Искәндәров япты. 


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Пенсияләр һәм социаль түләүләр арта 

2016 елда иминиятләштерелгән пенсияләр дә, дәүләт пенсия тәэминаты буенча бирелә торган пенсияләр дә индексацияләнәчәк.

Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә “Яшь вәгазь сөйләүче” исемле региональ конкурс үтте. Аны Татарстан Республикасының Диния назәрәте яшьләр бүлеге оештырды. Бәйгедә 18 яшьтән алып 35 яше тулган 10 яшь дин әһеле катнашты. Аларның һәрберсенә вәгазь сөйләү өчен алдан билгеле бер тема бирелде. Шулай итеп, “Интернет. Аның зыяны” темасына нефть техникумының икенче курс студенты Марат Хәсәнов чыгыш ясады һәм иң оста оратор исеменә лаек булды. Икенче урында - Наил Әсәтов. Ул “Рибачылык - гөнаһ” темасына фикер йөртте. “Вакытның кадере”н Рәмис Юдин белергә өйрәтте. Ул өченче урынга лаек булды. 

Кеше күбәләк кебек инде ул. Артык салкын да ярамый, җылыдан да туя башлыйбыз. Узган ел кар аз дип зарлансак, быел кайберәүләр аның артык күп булуыннан канәгать түгел. Югыйсә шөкер итәсе бит. Алла боерса, уңыш мулдан булыр, корылык куркынычы янамас. Юлчыларның  кинәт килгән чын кышка әзер булмавына табигать гаепле түгел ләбаса. Бөгелмәнең “Дорремстрой” җәмгыяте тәүлек әйләнәсендә эшләргә тырыша, тик шәһәр урамнарын “ак алтын”нан арындырырга өлгерми. Бүген бу эшкә 18 берәмлек техника җәлеп ителгән. Шул вакыт эчендә юлчылар шәһәрдән махсус полигонга бер мең куб кар чыгарган. Техника Югары бистә, Подстанция һәм “Поле чудес” районнарында, шулай ук Октябрь, Орша, Космонавтлар һәм Герцен урамнарында эшли.  

Бөгелмә механика заводының хезмәт коллективы  2015 елда башкарылган эшкә йомгак ясады һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Җыелыш башланыр алдыннан, шәһәр мэры Линар Закиров завод эшчеләре белән очрашты һәм аларның сорауларына җавап бирде. Бөгелмеләрне, нигездә, кышкы юлларның хәләте, тротуарларның булмавы, сукбай этләрнең күп булуы борчый. Биредә яңгыраган һәр сорауны язып алдылар һәм тиз арады аларны хәл итәргә вәгъдә иттеләр. Заводның еллык эшенә йомгак ясап шуны әйттеләр, ил өчен авыр икътисадый  чорда да Бөгелмә механика заводының күрсәткечләре уңай. Заводның уртача еллык эш күрсәткече – 3 млрд. сум. 2015 елда завод 3,7 млрд. сумга продукция җитештергән.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International