Студентлар көне уңаеннан Татар мәдәният үзәгендә 2015 елның иң яхшы студентларны билгеләделәр. Чараны шәһәр мэры урынбарсары Ирина Белова ачып җибәрде һәм студентларны бәйрәм белән тәбрикләде. Укыда ирешкән уңышлары өчен шәһәр мэры исеменнән рәхмәт хатларын Илья Соломоновка (БМТ), Рамил Шәһвәрдиевка ( Икътисад, идарә һәм хокук институтының Бөгелмә филиалы), Камронбек Анважор Оглы Сатторовка (Бөгелмә төзелеш-техника көллияте), Радик Низамиевка («КНИТУ - КХТИ» филиалы), Юлия Кислинскка (һөнәри-педагогия көллияте) һәм Дмитрий Юдинга (аграр көллият) тапшырдылар.
Әлмәт шәһәрендә 1990-2000 елларда туган үсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика беренчелеге булып үтте. Анда Татарстанның 12 шәһәреннән 150 спортчы катнашты. Бөгелмә көрәшчеләре бу ярышта да сынатмады. Үз авырлык категорияләрендә Данил Кукаров һәм Михаил Дагаев җиңү яулады. Өченче урында Ленар Абдуллин, Стефан Смирнов, Максим Исхаков, Руслан Ханмамедов һәм Александр Филиппов.
Лениногорск районының Иске Кувак авылында 8 гыйнвардан 9 гыйнварга каршы төндә, 8 кеше яшәгән гаилә торган йортта янгын чыгуы һәм анда 5 кешенең янып үлүе республика халкын тетрәндерә. Шул сәбәпле Республика Президенты җаваплы органнар алдына начар хәлдә яшәүче гаиләләрнең яшәү шартын тикшерү бурычын куя. Бөгелмә шәһәре һәм районында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсе турында балигъ булмаганнар эше буенча комиссия сәркатибе Т.В.Богоманова сөйләп үтте.
Зәй шәһәрендә 1998-99 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында үткән чаңгы ярышы буенча ТР Беренчелегендә җиңүчеләрне билгеләделәр. Бөгелмә чаңгычысы Вероника Дергач (тренер Баранов В.С.) 5 км дистанциядә шәхси зачетта бронзаны яулады. 10 км дистанциядә классик стильдә ул көмешкә ия булды.
Бүген шәһәр урамнарында “Дорремстрой” ҖЧҖ 7 берәмлек техникасы эшли. Көн дәвамында 14Шәһит, Ленин, Горький, Добровольский, Радищев, Чайковский, Петровский урамнарын кардан чистартачаклар. Карны М.Җәлил урамыннан чыгаралар. 25 гыйнварга алган мәгълүмат буенча, шәһәр урамнарыннан 8814м3 кар чыгарганнар.
Бүген хакимият бинасында шәһәрнең оешма җитәкчеләре үткән атнага йомгак ясады. Шәһәр мэры Линар Закиров иң элекТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында үткән отчет киңәшмәсенә тукталды. “Парклар һәм скверлар елы” кысаларында республикада 142 объект төзекләндерелгән. Бары Бөгелмәдә Кызыл Армия урамында урнашкан парк һәм тагын 7 шәһәр паркы яңарыш кичерде, районда – 4 парк. Президент Рөстәм Миңнеханов 2016 елны Су саклау зоналары елы дип игълан итте. Моның өчен республика бюджетыннан 2млрд.сум ак сарыф ителәчәк, шуның 40млн.сумын Бөгелмә районына юнәлдерәчәкләр.
Бөгелмәдә “Бердәм Россия” партиясенең башлангыч бүлек сәркатипләре 2015елга йомгак ясап, пратия әгъзалары алдында сүз тотты. Җирле бүлек җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев башкарылган эшкә анализ ясады. Үз чыгышында ул башлангыч бүлек сәркатипләренең эшенә уңай бәя бирде һәм 2016 елга яңа бурычлар куйды. Соңыннан башкарма комитет белгече Алексей Мухалев сүз алды һәм башлангыч бүлек сәркатипләрен “Без бергә” проектында актив катнашырга өндәде. Семинарда шулай ук региональ сәяси партия советы әгъзасы Денис Кислер катнашты.
Халыкара кочаклашу көне 1986 Америкада билгеләп үтелә башлаган.
Тиз арада бөтен дөньяга таралып өлгергән. Бу көндә таныш булмаган кешене дә кочаклап алырга була, ди.
Күптән түгел генә билгеләп үтелә башласа да, Халыкара кочаклашу көнен кем уйлап тапканлыгы билгеле түгел. Беренчеләрдән булып студентлар башлап җибәрүе турында гына мәгълүмат бар. Аның каравы асылы тирән мәгънәгә ия – кочаклашкан вакытта кешеләр бер-берсенә күңел җылысы бүләк итә дип санала икән. Күңел җылысын “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләргә №5 мәктәп укучылары һәм “Орленок” яшүсмерләр клубы әгъзалары бүләк ите. Балалар бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты, мимика һәм жестлар ярдәмендә бер-беренә дустанә хисләрне аңлатты.
2016 елның беренче эш атнасында Бөгелмә шәһәренең ашыгыч ярдәм станциясенә ярдәм сорап 773 кеше мөрәҗәгать иткән. Медицина хезмәткәрләре иҗтимагый урыннарга – 58 тапкыр, бәхетсезлек килеп чыккан урыннарга – 72 тапкыр барганнар, шуларның 5се юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле. Юл-транспорт һәлакәтендә 7 кеше зарар күргән, алар дәвалау учреждениеләренә озатылган. 110 балага беренче медицина ярдәме күрсәтелгән.
Бүген шәһәр мэры Линар Закиров Бөгелмәнең юл хуҗалыгы һәм оешма җитәкчеләре белән җитди сөйләште. Шәһәр урамнарын чистартуга 43 предприятие һәм оешма җәлеп ителгән. Тик алар куелган бурычны җиренә җиткереп үтәми. Бу исемлектә түбәндәге оешмалар: “Нур” ҖЧҖ, БЭЧ, “СТМ-Сервис” ҖЧҖ, СМП-189, “Бөгелмә элеваторы” ААҖ, “№2 икмәк комбинаты” ЯАҖ, СУ-2, “НПО НТЭС” ҖЧҖ, “Инженер-җитештерү үзәге”ҖЧҖ, урман хуҗалыгы, “РесурсТранс” ҖЧҖ. Шәһәр урамнарын кардан чистартырга ярдәм итүчерәр: “Вектор”ҖЧҖ, БЭНЗ, “Колор” кибете, БМЗ, ЭПУ “Бөгелмәгаз”, РУЭС.