ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Гриппның көчле, төрле өзлегүләргә китерә торган А(Н1N1) төре “дуңгыз гриппы” исеме астында билгеле. Быел инфекциянең нәкъ шушы төре килде. Бу штамм бөтен дөньяны 2009 елда ук куркыткан иде. Быел да дуңгыз гриппы бик тиз таралыш ала. Төрле төбәкләрдә авыручылар исәбе артканнан-арта бара, хәтта үлүчеләр дә бар. Татарстанда әлегә эпидемия чигенә ерак – дуңгыз гриппы диагнозы өч кешегә куелган.

2009 елда дуңгыз гриппы белән авыручылар исәбе артык күп булмаса да, дөньяда 20 меңгә якын үлем теркәлгән иде. Бу барлык чирләүчеләрнең 1 проценты дигән сүз һәм медицина статистикасы буенча, бу бик зур сан. Быел исә вәзгыять ул кадәр кискен булмас дигән ышаныч бар. Эпидемиологлар алдан ук быел гриппның шушы төре булачак дип фаразлар ясаган иде. Шуңа да вакциналарда А(Н1N1) штаммы гриппка каршы вакциналар эшләнгәндә исәпкә алынган.  Димәк, вакытында прививка ясаткан кешеләргә әллә ни борчылырга урын юк.

Россия Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсен күзәтү хезмәтенең Бөгелмә бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, тын юлларының кискен вируслы инфекцияләренең 357очрагы теркәлгән. Үткән атна белән чагыштырганда, 8% ким. 

Россия Федерациясе  Торак кодексының 161нче маддәсе нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешма гражданнарның  уңайлы һәм  куркынычсыз яшәү шартларын тәэмин итәргә, гомуми милекне тиешенчә карап тотарга тиешләр.


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

26 гыйнвар көнне 10сәгать 02 минутта Бөгелмә бала тудыру йортында 100нче бала дөньяга килде. Аваз салган малайның авырлыг - 3,380, озынлыгы - 53 см. Нарасый һәм ана кеше үзләрен яхшы хис итәләр. Бөгелмә үзәк район хастаханәсе яңа туган балага бүләк әзерләде.  

Быел гыйнвар ае карга бай булды. Явым-төшемнең күп булуы шәһәр халкы өчен шактый авырлыклар китерә. Бу, нигездә, юлларның торышы белән бәйле. Канәгатсез бөгелмәлеләр үз зарын социаль челтәрләр аша шәһәр җитәкчеләренә юллый тора. Аларны ишеттеләр һәм ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырдылар.

Октябрьский шәһәрендә “Яңа йолдыз – 2016” Бөтенроссия спорт биюе буенча ярыш тәмамланды. Техниклар йортының «Fiesta» бию коллективы мондый зур бәйгедә беренче тапкыр катнашты һәм Бөгелмәгә җиңү белән кайтты. Константин Логинов һәм Полина Жернова  “Балалар - 2” категориясендә ярышты. Алар 4 номинациядә катнашты һәм өчесендә икенче урынга лаек булды. “Юниорлар -2”, “Юниорлар -1” категорияләрендә Наил Әхмәтҗанов һәм Кристина Киселева өч номинациядә җиңде. Шундый ук нәтиҗә Тимур Вәлиев һәм Арина Карповада. Михаил Трифонов һәм Варвара Ильина өч номинациядә икенче урынны алды. Марат Галләмов һәм Полина Ивлева өч номинациядә дә җиңде.       

Техниклар йортында музыка һәм поэзия бәйрәме үтте. Бу кичәдә рус романслары да яңгырады. Сәхнә пәрдәләре ачылуга бөгелмәлеләр үзләрен элекке шәһәр паркында кебек хис итте. Табигать кочагында яшь парлар мәхәббәттә аңлашты, һәр яктан музыка яңгырады, рәссамнар иҗат җимеше өстендә эшләде. Әлеге күренешләрне сәхнәдән яңгыраган романслар җанландырдырып җибәрде. Бөгелмәлеләр күптән яратып өлгергән җырчыларын алкышларга күмеп каршы алды. Романс кичәсен матур шигырьләр һәм биюләр тагын да онытылмас итте.     

Татарстан территориясендә табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр бирүчегә моңарчы 1 мең сум түләнә иде, ә 2016 ел башыннан алып 1.5 мең сум түләнә башлады. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде – рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны тулай кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү, су объектының су саклау зонасында хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек, җир бозу (туфракның уңдырышлы катламын бетерү) турындагы хәбәрләр өчен дә акча түләнә. Бозуларны фотога я видеога төшереп, Министрлыкның интернет кабулияте (http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm) аша eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр җибәрергә яисә Министрлыкка үзең килеп тапшырырга мөмкин. Мондый тәртипне кертү төп көчләрне хокук бозучыларны ачыклауга һәм җавапка тартуга юнәлтергә мөмкинлек бирә. Мөрәҗәгатьләргә таләпләр һәм акча түләү тәртибе турында җентекле итеп Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтының (eco.tatarstan.ru) “Дәүләти экологик күзәтчелек” бүлегендә язылган. Түләүләр Татарстан бюджетыннан “2014-2020 елларда ТРда әйләнә-тирәлекне саклау, табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану” дәүләт программасы кысаларында, Министрлык билгеләгән чаралар чикләрендә башкарыла. Матди кызыксындыру табигать саклау законнарын бозуларның ачылышын арттыру максатыннан эшләнә. Бу система 2015 елның 1 августында кертелгән иде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

Я.Гашек музеенда гәдәти булмаган “Музей юбилее уңаеннан чәчкәләр” исемле натюрмортлар күргәзмәсе ачылды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, чех язучысы хөрмәтенә ачылган Россиядәге бердән-бер музей быел 50 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге күргәзмә юбилей уңаеннан иң зур бүләк булды. Анда Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында иҗат итүче рәссамнар үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Бу М.Минһаҗев, Р.Круглякова, Я.Лукьяненко, В.Степанова, В. Һәм Г Чихановлар, Р. Курамшин, Д.Хафизова һәм башкалар. Кунаклар арасында сәнгать мәктәбе укучылары да бар иде. Алар өчен әлеге күргәзмә кысаларында «Бугульминские рассказы» Ярослава Гашека» исемле балалар рәсем конкурсы игълан ителде. Күргәзмә 11 мартка кадәр эшлиячәк.     

Патриотик тәрбия бирү максатыннан, “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр өчен сугыш ветераны белән очрашу кичәсе оештырдылар. Балалар янына Бөек Ватан сугышы ветераны Милинчук Виталий Антонович килде. Бу очрашуны ил тарихы өчен мөһим вакыйга – Ленинград боҗрасын өзүгә багышладылар. Балалар шул тема буенча әзерләнгән  видеопрезентация карады, ветеран белән әңгәмә корды.

“ТКХ Департаменты” МУП бинасында коммуналь хезмәтләр өчен бурычы булган бөгелмәлеләр белән очраштылар.  90меңнән алып 130 меңгә кадәр бурычы булган бөгелмәлеләрне “ачык сөйләшү”гә чакырдылар. Коммуналь-торак хезмәтләр өчен зур әҗәтләр җыелуның сәбәпләрен ачыкладылар. Беренчесе, су исәпләү приборларына струбциналар куйган өчен зур суммада штраф салынган, икенчесе, зур әҗәтләр белән фатир мирас итеп бирелгән, өченчесе, хезмәт хакы вакытында түләнмәү сәбәпле бурычлар җыелган.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International