Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ел саен уздырыла торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе уздырылды.
Акциянең максаты булып күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән, мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтү торды.
Булачак беренче сыйныф укучыларына аеруча зур ярдәмне "Сетевая компания" ҖЧҖ, "Таттелеком", МУП "ЕРЦ", "ЭМЦ" ҖЧҖ, "Татнефть" һәм башкалар күрсәтте.
"Салават күпере" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге бүлекчәсе белгечләре барлык меценатларга күрсәтелгән ярдәме өчен рәхмәтен җиткерә.