Бөгелмәдә җәйге балалар сәламәтләндерү кампаниясе старт алды

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Укучылар өчен иң күңелле чор – җәйге каникуллар башланды. Алда –өч айлык күңелле, рәхәт вакыт, мәктәп турында уйлыйсы юк, нәрсә телисең, шуны эшлисең! Әмма әти-әниләрнең, балаларның яллары өчен җаваплы затларның соңгысы белән килешеп бетәсе килми, аларга балаларның иң озын ялларын файдалы, исән-имин һәм матур итеп үткәрүе мөһим. Шуның өчен дә җәйге сәламәтләндерү һәм ял итү лагерьларының нәтиҗәле эшләүләре, ата-аналарның һәм балаларның әлеге ялдан канәгать калулары зур әһәмияткә ия.
    Республика җитәкчелеге һәм җирле хакимият тә балаларның һәм яшьләрнең ялларын оештыру һәм сәламәтләндерүдә тиешле шартлар тудыруга зур игътибар бирә. Быел Бөгелмә муниципаль районында, балаларның һәм яшьләрнең ялы, аларның сәламәтлеге һәм мәшгульлеге муниципаль программасы кысаларында, 3 420 юллама каралган. Дөньяда безнең өчен иң кадерле булган балаларның ялын оештыру өчен төзелгән район программасын финанслау күләме 16 005 800 сум тәшкил итә.
5 июнь көнне шәһәребезнең “Вита” санаторий-профилакториенда, 7нче гимназиядә һәм “Сосновка” ял-сәламәтләндерү лагеренда, сезон ачылу кысаларында, бәйрәм чаралары үтте.
      “Вита” санаторий-профилакторие базасында булдырылган балалар лагерена ял итәргә килүчеләрне шаян клоун “Леля” каршы алып, иртәннән үк балаларның, ата-аналарның күңелләрен күтәреп торды. 
      Биредә җәй дәвамында эшләүче 3 сменада 300 бала сәламәтлеген ныгытачак. Алар белән көндезләрен – 10, төнлә 6 тәрбияче эшләячәк. Ял итүчеләр өчен, сәламәтләндерү, мәдәни-массакүләм чаралардан кала, төрле мавыктыргыч күңел ачулар: Ярослав Гашек музеена, “Юность” бассейнына, кинотеатрга барулар да оештырыла. Шулай ук сәламәтләндерү процедуралары да бар. Бу: галокамера, физкультура, массаж һәм башкалар. Ял итүчеләр өчен көненә 6 тапкыр туклану һәм кислород коктейле дә каралган. 
– Биредә теләге булган һәркем ял итә ала. Ата-аналар юлламаны сатып алу мөмкинлегенә ия, ә авыр тормышка дучар булучылар социаль яклау идарәсе аша килеп урнашалар, алар биредә бушлай ял итә, – ди лагерь җитәкчесе Юлия Шаталина.
Шәһәребезнең 7нче гимназиясендә мәктәп алды җәйге лагерь сменасын ачу тантанасы үтте. Балалар уйнадылар, көлделәр, 11нче сыйныф укучыларын тантаналы шартларда – вожатыйларга, отряд командирларын үзләренең җаваплы вазифаларына багышлап, галстуклар бәйләделәр. 1нче сменада ял итәчәк “Дуслык”, “Йолдызчыклар” һәм “Елмаю” отрядлары барча кунакларны һәм дусларын үзләренең девизлары һәм җырлары белән таныштырдылар.
     – Безнең мәктәп алды лагеренда 2 смена эшләячәк. Июнь аенда – 100 укучы, август аенда 50 укучы ял итә алачак. Беренче смена дәвамында башлангыч сыйныф укучылары өчен фәнни мәйданчыклар оештырыла: Чаллы шәһәреннән “Тесла шоу”, “Күчмә планитарий”, 3 сәгатьлек “Төп конструктор” уен программасы килә. Балаларга төрле размер һәм формадагы конструкторлар белән эшләү бигрәк тә ошый.        Балаларның күңелен Уфа шәһәренең “Никола тесла” мәйданчыгы да ачачак. Шулай ук районыбызның Кәсеп йорты Мәдәният һәм ял паркында үзенең кызыклы программасын әзерли, Укучылар сарае юл йөрү кагыйдәләре буенча үз чарасын күрсәтәчәк, Бөгелмә рус дәүләт драма театры спектакльләр, дискотекалар белән сөендерәчәк. Бу мәйданчыклар белән дуслык күптәннән килә, балалар аларны бик яраталар һәм зур канәгатьлек белән йөриләр. Ә 2нче сменада 8нче сыйныф укучылары ял итәчәк. Алар өчен спорт-сәламәтләндерү чараларыннан кала, төп дәүләт имтиханына әзерлек уңаеннан, консультатив шөгыльләр дә каралган. Укучылар аларны бик җитди кабул итәләр һәм рәхәтләнеп йөриләр, – ди “Гаудеамус” мәктәп алды сәламәтләндерү лагере җитәкчесе Ольга Чернова.
“ТНГ-Групп” җәмгыятенең “Сосновка” ял-сәламәтләндерү лагере бу көнне чып-чын Сабан туе мәйданын хәтерләтте. Лагерьда ял итүче балалар янына Иреклеләр үсеше координацион үзәге активистлары кунакка килгән булып чыкты. Иркен, матур, замана таләпләре буенча төзекләндерелеп, чәчәк аткан табигать почмагы территориясе буйлап сузылган мәйданчыкларда төркем-төркем балалар күңел ачты. Кемдер аркан тартты, кемнәрдер сорауларга җавап бирде, кемнәрдер төрле киртәләрне үтеп, алга ыргылды, туп белән уеннар башкарылды. 
– 30 майдан 30 июньгә кадәр республикада “Наркотикларсыз тормыш” профилактик акциясе уза. Без бу чарада актив катнашабыз. Бүген “Сосновка” лагеренда Иреклеләр активистлары, наркоконтроль оперуполномоченныйлары белән берлектә, “Хәрәкәттә бул” спорт-уен квесты үткәрә. Аның максаты – яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. Квест-уенны кызыклы итеп оештырырга тырыштык. Балалар алдына акыл, җитезлек, тапкырлыкка корылган 7 станцияне үтү максаты куелган. Бу беренче һәм соңгы чара түгел, әлеге спорт квестлары Бөгелмә районының мәктәп алды һәм балалар сәламәтләндерү лагерьларында июнь ае дәвамында үткәреләчәк, – дип сөйләде Бөгелмә муниципаль районының Иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе Наталья Кулагина.
      Быел “Сосновка” лагеренда 4 сменада 760лап укучы ял итәчәк. Алар өчен иң матур, күңелле, дәртле ял һәм сәламәтләндерү кампаниясе каралган. 
      Барлык балаларга да күңелле каникуллар һәм истә калырлык яллар телибез. Җәйге яллар уңышлы гына үтеп, бик күп матур мизгелләре, күңелле минутлары, зур уңышлары белән хәтерләрдә калсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International