2018 елның 7 мартында Россиядә минималь хезмәт хакының күләме айга 11 163 сум тәшкил итә.
Тиешле вакыт эчендә эш нормасын үтәгән, хезмәт вазифаларын тиешенчә башкарып чыккан кешенең айлык хезмәт хакы (шул исәпкә компенсацион түләүләр, стимуллаштыру өстәмәләре дә керә) айлык минималь хезмәт хакы күләменнән, ягъни 11 163 сумнан да кимрәк була алмый.
Хезмәт хакы әлеге суммадан кимрәк булган, яисә аны "конвертларда" алучы бөгелмәлеләр "кайнар линия" телефонына шылтырата ала: 4-83-65 (эчке сан - 165). Шулай ук "Народный контроль" дәүләт мәгълүмати системасында "соры хезмәт базары" ("серый рынок труда) юнәлешендә мөрәҗәгать калдырырга мөмкин.