Бөгелмәлеләр шәһәр зиратларында тәртип урнаштырды

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык кысаларында үтүче территорияләрне төзекләндерү, яшелләндерү буенча чаралар дәвам итә.

Узган атнада бөгелмәлеләр төрле проектлар кысаларында сулыкларны чүп-чардан чистарттылар, шәһәр зиратларында, һәйкәлләр территориясендә, паркларда һәм скверларда тәртип урнаштырдылар.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров катнашында үтүче Эшлекле дүшәмбе барышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков санитар-экологик икеайлык барышында башкарылган эшләр турында сөйләде.

Аерым алганда, 2019 елның 17 маенда "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге "Җирләү һәм күмү мәсьәләләре буенча махсуслаштырылган хезмәт" ҖЧҖ белән берлектә, шәһәр зиратларын җыештыру буенча өмә оештырды һәм үткәрде. Бу эшкә 8 берәмлек техника җәлеп ителгән, 240 кубометр чүп-чар җыелган һәм полигонга чыгарылган.  ​

"Икеайлык чорында 41 хокук бозу очрагы ачыкланды, 31е бетерелде. Гомуми мәйданы 125 квадрат метр булган 18 рөхсәтсез чүп ташлау урыны җыештырылды. 12 табигый чүплек бетерелде. 23 беркетмә төзелде», - дип билгеләп үтте М. Конков.  

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров шәһәрне җыештыру буенча хезмәт күрсәтүче оешмаларның эшеннән канәгать түгел.

"Җыештыруда катнашучы барлык хезмәтләрнең эшләрен тизләтүен сорыйм. Үз өебездә ничек җыештырабыз, шәһәрне дә шулай җыештырырга тиешбез. Халык алдында да, шәһәр кунаклары алдында да оят булмасын», - дип нәтиҗә ясады Линар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International