«Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча, 2020 елның 14 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә томан көтелә.
Урыны белән бераз кар. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с ка кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -11.-14˚. Максималь температура көндез -6..-9˚. Юлларда бозлавык.