Эшлекле дүшәмбедә Бөгелмә мэры кадрлар үзгәрешләрен әйтте

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Бөгелмә мэриясендә «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Линар Закиров кадрлар билгеләнешен әйтте.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының 2020 елның 13 августындагы боерыгы белән Бөгелмә үзәк хастаханәсенең баш табибы итеп табиб-кардиолог Александр Иванов билгеләнде. Муниципаль район башлыгы Александр Ивановичның 1989 елдан безнең район хастаханәсендә эшләвен ассызыклады. Аңа уңышлар һәм рәхмәтле пациентлар теләде.

Бөгелмә муниципаль районы Советының иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге начальнигы итеп Лиана Нуретдинова билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International