Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР буенча Роспотребнадзор башлыгы гражданнарны бергәләп кабул итәчәк

2021 елның 27 июле, сишәмбе

6 августта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Казанда гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр.

Үз сорауларын бирергә теләүчеләргә алдан +7(843)236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк. Кабул итү 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Карл Маркс ур., 61 адресы буенча узачак.

Бөгелмәлеләрнең шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре өчен онлайн режимында консультация алу мөмкинлеге дә бар.

Сәрия Сабурская һәм Марина Патяшинага мөрәҗәгать итәргә теләгән Бөгелмә халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә вәкаләтле вәкил аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International