Бөгелмә районында яңа резидентларны «Советская» һәм «Загородная» сәнәгать мәйданчыклары чакыралар.
Хәзер резидентларга тагын да күбрәк ташламалар билгеләнгән. Ярдәм чаралары комплексын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшләгәннәр.
ТР Икътисад министрлыгы резидентлардан һәм идарәче компанияләрдән гаризалар кабул итә инде. Документларны Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша "КФҮ "Минем документлар" бүлегеннән җибәрергә мөмкин.