Татарстанда "Карьера остаханәсе" һөнәри юнәлеш бирү буенча түләүсез программа старт ала.
Татарстанда "Карьера остаханәсе" һөнәри юнәлеш бирү буенча түләүсез программа старт ала. Оештыручылар - Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы һәм GeekBrains белем бирү платформасы, шулай ук югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк»технопаркы.
Хәзер Татарстанда яшәүчеләр түләүсез профориентация курсларын онлайн рәвештә уза алачаклар. «Карьера остаханәсе» курсына теләсә кайсы вакытта программа сайтында язылырга мөмкин - https://gb.ru/career-rt.