Карабаш спорт комплексында «Социаль ярдәм» программасы уңышлы тормышка ашырыла

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Карабаш «Нефтьче» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Социаль ярдәм» программасы уңышлы тормышка ашырыла. Программаның төп максаты - көн саен инвалид бала караучы гаилә әгъзаларының физик, психологик һәм эмоциональ йөкләнешен җиңеләйтү.

Әйтик, 2021 елның 1 сентябреннән «Социаль ярдәм» программасы Карабаш шәһәр тибындагы бистәдәгек инвалид балаларының ата-аналарына ачык, ул «Нефтьче» комплексы базасында күрсәтелә. Проект кысаларында инвалид балалар өчен кыска вакытлы тору төркеме оештырылды. Ата-аналар балаларын тәҗрибәле белгеч күзәтүе астында калдыралар, шәхси мәсьәләләрне хәл итү яки спорткомплекста оештырылган чараларда катнашу өчен вакытларын азат итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International