Бөгелмәдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чараларга старт бирелде

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Бөгелмәдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар старт алды. Түгәрәк өстәлләр, ачык дәресләр, ата-аналар сәгатьләре, викториналар һәм конкурсларны мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә үткәрә башладылар инде.

План нигезендә, чараларда Бөгелмә муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе әгъзалары, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары вәкилләре катнаша.

Барлыгы 800ләп чара планлаштырылган, бу алдагы еллар белән чагыштырганда, ике тапкырга артып китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International