"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2022 елның 1-3 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронтлары йогынтысында һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә.
1 апрельдә, җомга көнне, 2 апрельдә, шимбә көнне, кар, юеш кар рәвешендә, көньяк районнарда яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык һәм томан көтелә.
Явым-төшемнәр һәм томан вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараячак.
Температура төнлә -4..+3°, көндез 1 апрель 0..+5°, 2 апрельдә температура +2..+7° градуска кадәр күтәреләчәк, көньякта +11°.
Юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре хасил була.