Санитар-экологик икеайлык белән бергә ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 1 апрельдән «Экояз 2023» республика акциясе старт алды.
Акциянең төп максаты-республикада иң яхшы иҗтимагый экологик инициативаларны һәм чисталык өчен актив көрәшчеләрне ачыклау. Акция ике этапта узачак: район (1 апрельдән 12 майга кадәр) һәм республика (13 майдан 31 майга кадәр). Конкурс нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы экоишегалды» һәм «Иң яхшы муниципаль берәмлек» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.