Террорчылыкка каршы куркынычсызлык "Бөгелмә РҮХ" ДАССО эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Ел саен медицина учреждениеләрендә террорчылык актларын кисәтүгә, кешеләрне, милекне һәм мәгълүматны куркынычлардан саклауга юнәлдерелгән чаралар камилләштерелә. Террорчылыкка каршы, янгын куркынычсызлыгы һәм гражданнар оборонасы буенча күнегүләр штаттан тыш хәлләрне модельләштерү һәм медицина хезмәткәрләренең үз-үзләрен тотышын өйрәнү белән даими рәвештә уза. Бу юлы балалар поликлиникасында рос гвардия хезмәткәрләре катнашында террорчылыкка каршы уку тикшерүе узды.