16 августта Бөгелмәдә һәм Бөгелмә районында алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Явым-төшемсез. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан, секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +7..+12˚. Көндез максималь һава температурасы +24..+28˚.
Шуңа бәйле рәвештә кешеләрнең урманнарда булуы, транспорт чаралары керү, законнар нигезендә урманнардан файдалану буенча эшчәнлек алып баручы кешеләрдән тыш, билгеле бер эшләр башкару чикләнә.
Бөгелмә мөхтәсибәте барлык кешеләрне дә 20 август көнне сәгать 9да өмәдә катнашырга чакыра.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2022 елның 23 августында 13 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр Бөгелмә районы халкын видеоконференция форматында шәхсән кабул итә.
Бөгелмә хәрби комиссариаты кыска сроклы контракт төзү өчен 49 яшькә кадәрле (3 айдан 1 елга кадәр) хәрби хезмәт үткән гражданнарны сайлап ала.
Планлы ремонт эшләре башкару сәбәпле, 17 августта салкын су белән тәэмин итүне туктатып тору планлаштырылган.
Шәһәрнең мәдәни мохите: 20 августка афиша
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров БДИ буенча 100 балл алган мәктәп укучылары белән очрашты. Шәһәр башлыгы укучыларга бүләкләр тапшырды, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларының сорауларына җавап бирде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре 14 яше тулган 9 яшь гражданга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырдылар.
Бөгелмәдә 20 августта гомумшәһәр өмәсе узачак. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров хәбәр итте.