Бөгелмә районында "Балалар, әйдәгез, тату яшик!" дигән уен программасы узды

2021 елның 4 июне, җомга

1 июньдә бөтен дөньяда бик мөһим датаны – Балаларны яклау көнен билгеләп үтәләр. Бу күңелле бәйрәм генә түгел, ә җәмгыятьтә һәр баланың хокукларын яклау һәм дөньяның барлык балаларын бәхетле итәргә кирәклеге турында искәртү дә.

Березовка мәдәният йортында "Балалар, әйдәгез, тату яшик!" күңел ачу-уен программасы үтте. Бу көнне Березовка авылы мәдәният йорты янындагы территориядә күңелле һәм матур чара узды, анда катнашучылар әкият персонажлары белән бергә, гаҗәеп балачак иленә, уеннар һәм күңел ачу дөньясына юл тоттылар. Карлсон җырлады һәм тәм-томнар белән сыйлады, Җәй уеннар һәм конкурслар үткәрде, ә изге мәче Леопольд бию флешмобы оештырды, анда балалар гына түгел, өлкәннәр дә катнашты.

Бәйрәм бик күңелле үтте, балалар чарада актив катнаштылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International