Бөгелмә мэриясендә халык санын алуның мөһимлеге турында фикер алыштылар

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Бөгелмә мэриясендә узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөтенроссия халык санын алу мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров алда торган халык санын алуның мөһимлеген ассызыклады, чөнки нәтиҗәләр нигезендә төбәкләр һәм тулаем Россия үсеше программалары формалашачак. Нәкъ менә халык санын алу һәм аның нәтиҗәләре хезмәт миграциясен, халыкның тыгызлыгын һәм теге яки бу территориянең үсешен тулысынча бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Халыкны исәпкә алуны уздыруның 3 ысулы тәкъдим ителә: дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр, я исәпкә алучыны 18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр көтеп, йортларда исәпкә алынырга, яки 17, шул исәптән КФҮ, стационар участокка килергә һәм 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр анда исәпкә алынырга мөмкин.

Росстатның кайнар линиясенә Бөгелмә районының барлык стационар участокларының урнашу адреслары, эш режимы һәм телефон номерлары тапшырылды. Һәр гражданин кайнар линиягә түбәндәге номеры буенча шылтырата ала: 8(800)707-20-20.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International