Бөгелмә районы 2022 елда федераль һәм республика программаларын тормышка ашыруга кереште

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

2022 елда Бөгелмә муниципаль районы 18 республика һәм федераль программаларны тормышка ашыруда катнаша.

«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча бер Бөгелмә гаиләсе торак алу өчен субсидия алучыларның республика реестрына кертелде. Субсидияләрне, шулай ук, 5 сугыш хәрәкәтләре ветераны һәм 3 инвалид алачак.

2022 елда барлыгы 900 млн. сумлык 107 объект төзеләчәк һәм ремонтланачак. Соңгы 7 елда Бөгелмә муниципаль районы тарафыннан 10 млрд. сум үзләштерелгән, 842 социаль-әһәмиятле объект капиталь ремонтланган һәм төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International