Бөгелмә муниципаль районында быел «Безнең ишегалды» президент программасы кысаларында, 49 йортны төзекләндерү планлаштырыла. Подрядчы оешма тарафыннан эшләр башкару графигы төзелде. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов хәбәр итте.
26 апрельдән ишегалды территорияләрен йөреп чыгу һәм анда яшәүчеләр белән очрашулар башлана. Инде бүген үк 8 ишегалларында мәгълүмати стендлар урнаштырылачак. Агымдагы атнада подрядчы оешма монтаж эшләренә керешәчәк. Идарәче компанияләр хезмәткәрләре ишегаллары территориясендә агачларны кронлаштыруга һәм кисеп алуга керештеләр.