Медицина җиһазлары җитештерү буенча Кытай халык республикасының бер корпорациясе Бөгелмә районы җирендә технопарк ачу теләген белдергән. Иртәгә делегация Мәскәүдә «Lenovo Group Limited» компаниясе җитәкчелеге белән очрашачак. Нәкъ алар проектның баш инвесторы булырга мөмкин. Эшлекле очрашу вакытында Бөгелмә муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе А.Галиуллин бу проектның безнең район өчен мөһим булуын ассызыклап үтте: “Район җитәкчелеге кулдан килгәнне эшләргә тырышачак, чөнки яңа оешма ачылу сәбәпле, районда яңа эш урыннары булдырылачак”.
Бөгелмә районы һәм шәһәре буенча Пенсия фонды идарәсе Воровский урамының 43нче йортына күченде. Шул сәбәпле телефон номерлары үзгәрде:
Бөгелмәдә чаңгы сезонын ачып җибәрделәр. Шул уңайдан шәһәребезнең чаңгы базасында командалар арасында эстафета үтте. Анда 55 команда катнашты. Бөгелмәлеләр белән бергә старт сызыгына Лениногорск һәм Зеленодольск спортчылары басты. Хатын-кызлар эстафетасында шәһәр мәктәпләре арасында иң яхшылар өчлегенә №1, №8 һәм №6 мәктәп укучылары керде, Ир-егетләр эстафетасында иң җитезләре: № 2, № 1 һәм №3 мәктәп. Югары һәм урта белем бирү йортлары арасында БҺПК кызлары һәм БМТ егетләре иң тизләре булып чыкты. Оешмалар арасында бары 5 команда катнашты. Хатын-кызлар эстафетасында беренче урын БМЗ, икенче урын ТНГ-Групп, өченче урын ТатНИПИнефть командаларында. Ир-егетләр арасында җиңүчеләр өчлегенә “ЭМЦ” ҖЧҖ, “Родник -1” ҖЧҖ һәм БМЗ командалары керде.
12 декабрь – Россия Конституциясе көне. Шул уңайдан “Бердәм Россиянең яшь гвардия” җирле бүлеге “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”интеллектуаль уенын үткәрде. Бу чара үзәк китапханә бинасында үтте. Шәһәребезнең иң зирәк һәм иң тапкыр студентлары 6 командага бүленде. Алар Россия Конституциясе һәм илебез тарихына бәйле сорауларга җавап табарга тырышты. Өч раунд нәтиҗәсе буенча, КНИТУ Бөгелмә филиалы өченче урында, икътисад, идарә һәм хокук институтының Бөгелмә филиалы икенче урында, ә Бөгелмә һөнәри педагогия көллияте командасы интеллектуаль уенның җиңүчеләре булды.
Бөгелмәнең теш табиблары балалар бакчаларында профилактик тикшерү үткәрә. Әзерлек төркеменә йөрүчеләрнең “сөт” тешләрен саныйларын. Иң элек табиблар №1 балалар бакчасына килделәр. Бөгелмәнең стоматология поликлиникасының шәфкать туташы Елена Однодворцева сүзләре буенча, мондый чара балаларда теш авыруларын иртә ачыклау максаты белән үткәрелә.
Бөгелмәдә яңа завод төзи башладылар. Анда яңа технология буенча ясалган тәрәзәләр җитештерәчәкләр. “Новая Русь” компаниясенең җитәкчесе В.Полканов заводка заманча җиһазлар кайтаручы фирма белән килешү төзегән. Сыйфатылы продукция җитештерү белән Россиядә үзен таныткан SCM компаниясенең 50 еллык тарихы бар. “Новая Русь” алюмини һәм пластик тәрәзәләр генә җитештереп калмый, киләчәктә агач тәрәзәләр һәм ишекләр ясарга планнаштыра. Завод 2016 ел эшен башлыячак.
Бөгелмәнең театр сөүчеләре, ниһаять, бу спектакльне күрү бәхетенә иреште. Шәһәребезнең рус драма театры сәхнәсендә “Дурочка” спектакле. «Dama la boba» - Лопе де Вега пьесасы оригиналда әнә шулай яңгырый. Сүзен сүзгә тәрҗемә итсәк, “Глупая дама” дигәнне аңлата. "Бу спектакль кешедә кешелек сыйфатларын уята", - дип билгеләп үтте Белгородтан Бөгелмәгә килгән режиссер В.Бородин. Эчтәлеге белән генә түгел, спектакль артистларның уйнау осталыгы белән шаккатырды. Ә костюмнар тамашачыны, гомумән, 17 гасырга алып кереп китте. “Дурочка” спектаклендә ирекле сөйләм юк, геройлар үзара шигъры юллар белән аралаша. Бөгелмә тамашачысы өчен бу яңалык, шуңа күрә премьера көннәрендә театр залында алма төшәр урын да булмады.
Бүген һәм иртәгә, 13 декабрьдә, Бөгелмәдә болытлы һава. Урыны белән карлы яңгыр, шул сәбәпле кайбер районнарда бозлавык булачак. Җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә һава температурасы 0 -5 градуска кадәр салкын, көндез җылыта 3 -2 градус.
Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә, РФ Конституциясе көне уңаеннан, 14 декабрьдә 12.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр дәүләт идарәсе һәм җирле үзидарә органнарында Бөтенроссия халыкны кабул итү көне узачак.
Район хакимияте бинасында халыкны кабул итү Бөгелмә шәһәре, Г.Гафиятуллин урамы, 7нче йортның, 303нче кабинетында оештырылачак.
Алдан язылу өчен телефоннар:
-Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Л.Закировка 8(85594) 4-31-22;
-Башкарма комитет җитәкчесе А.Галиуллинга 8(85594) 4-36-22;
Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!
Конституция – иң югары юридик көчкә ия мөһим документ. Төп Законыбыз күпмилләтле Федерациянең ныгуында, илебезнең сәяси-икътисадый тотрыклылыгын тәэмин итүдә, дәүләт идарәсен һәм җирле үзидарә институтының ныгуы өчен ныклы нигез барлыкка китерүдә хәлиткеч роль уйнады. Конституция илдәге хокук системасының үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен, эчтәлеген билгели.