ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2015 ел
җомга

Иртәгә, 12 декабрьдә, чаңгы базасында район һәм шәһәрдә кышкы спорт сезонын ачу тантанасы узачак.

Ярышларның максаты - өлкәннәрне һәм яшьләрне даими рәвештә чаңгы ярышларны җәлеп итү һәм алга таба халык арасында физик культураны һәм спортны пропагандалау. Катнашучыларның һәр категориясе өчен тиешле ераклыклар сайлап алыначак.

Инвалидлар декадасы кысаларында “Лучинка” исемле яңа шигырь җыентыгы дөнья күрде. Аның авторы 2нче лицей укучысы Екатерина Кулагина. Яшь шагыйрәнең күптәнге хыялын Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов тормышка ашырырга ярдәм итә. «Благодарение»фонды әлеге җыентыкны 500 экземплярда бастыра.  

Инвалидлар җәмәгать оешмасы мөрәҗәгате буенча шәһәр прокуратурасы Бөгелмәдә юл хәрәкәте иминлегенең законлы үтәлешен тикшерде. М.Җәлил – Г.Гафиятуллин, Герцен –Казанская һәм Ленин – 14 Шәһит урамнары чатында урнашкан светофорлар тавыш сигналлары белән тәэмин ителмәве ачыкланган. Ә бу урамнарда социаль объектлар ( парк, мәдәният йорты, үзәк район хастаханәсе, прокуратура, полиция, суд) урын алган. Тикшерү үткәргәннән соң, шәһәр прокуратурасы Бөгелмә муниципаль районының башкарма комитетына административ дәгъва гаризасы җибәргән.  

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр итә. 16 декабрь көнне М.В. Трофимова Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнарында яшәүчеләрне кабул итә. Очрашу урыны Бөгелмә шәһәрә, Ворошилов урамының 4нче йорты. Алдан язылу өчен телефоннар:  (843) 238-16-55, 8(85594) 4-15-16 .


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бөгелмә рус драма театрында “Өмет, илһам, талант” фестиваль-концерты булып узды. Инвалидлар декадасы уңаеннан үткәрелгән мәдәни чараны шәһәр мэры урынбасары И.Белова ачып җибәрде. “Бөгелмә районында 7меңнән артык физик мөмкинлекләре чикле кеше яши. Шуларның 350се балалар,”-дип ассызлап үтте ул. Район халкын социаль  яклау идарәсе һәм мәдәният идарәсе белән берлектә әзерләнгән концерт программмасы бу көнне балалар күңелендә онытылмаслык хисләр калдырды.  Программада кызыклы чаралар, биюләр, шигырьләр сөйләүләр, җырлар җырлау, табышмакларга җаваплар эзләү-барысы да урын алган иде. Балалар һәм әти-әниләр бик теләп үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Ә кайберәүләр үзләре иҗат иткән әсәрләрен тәкъдим итте.

2015 елның 16 декабрендә  Татарстан Республикасының юстиция министры урынбасары М.М.Ибятов хакимият бинасында (Гафиятуллин урамының 7нче йорты, 106каб.) бөгелмәлеләрне кабул итәчәк.

Алдан язылу өчен телефон: 4-42-44 һәм 4-31-22  

“Бәләкәч” балалар бакчасында кунакта - яшьтәшләре! 9нчы балалар бакчасының “Дорожные колобки” агитбригадасы биредә тәүге тапкыр. Кунакка алар, гадәттә, буш кул белән йөрми. Күчтәнәчкә юл йөрү кагыйдәләре хәзинәсен алып килгәннәр. Моннан тыш алар “Бәләкәч”ләргә яктылык кайтаручы фликерлар тапшырды.       

Декада кысаларында гына түгел, Бөгелмәдә инвалидлар турында һәрвакыт кайгырталар. Бу көннәрдә социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре пенсионер-инвалидларның өйләренә килеп, аларга бәйрәм күчтәнәчләре тапшырдылар. Физик мөмкинлекләре чикле өлкән яшьтәге бөгелмәлеләргә аеруча зур игътибар бирергә тырышалар. Бу эштә социаль яклау идарәсе хезмәткәрләренә студентлар ярдәм күрсәтә. Алар ялгыз яшәүче әби-бабайларның фатирларын юа, чистарта, йорт ишек алларында кар көри.     

3 декабрь календарьгә инвалидлар көне кебек кертелгән. «Бөгелмә шәһәрнең ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруча ярдэм иту узаге» белгечләре инвалид балаларны тэрбияли торган опекуннар өчен әмәл уткәрделәр. Алар өчен бәйрәм программа «Йөрәктән йөрәккә» курсәтелде һәм тәмле ашамлыклар белән өстәл төзелде.

9 декабрь – Ватан Геройлары көнендә Бөгелмәдә каһарман якташларыбызга хөрмәт күрсәттеләр. Мәгълүм булганча, Россиядә Ватан Геройлары көне 2007 елдан билгеләп үтелә. Аны революциягә кадәрге Георгий кавалерлары көнен яңадан торгызу дип тә кабул итәргә мөмкин. Үсеп килүче буын Ватан Геройларын белергә тиеш. Шуны күздә тотып, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге патриотизм дәресе үткәрде. Быел бу чараны сугыш елларында Татарстанда оешка хәрби гаскәрләрнең тарихына багышладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International