ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген шәһәр хакимияте бинасында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган брифинг үтте. Журналистлар шәһәр җитәкчеләренә бу тема буенча төрле сораулар бирә алды. Очрашуны шәһәр мэры Линар Закиров ачып җибәрде һәм бөгелмәлеләрнең соңгы елда бик актив булуын ассызыклап үтте. Алар үз мөрәҗәгатләрен җирле газета, “Халык контроле” сайты аша җаваплы җитәкчеләргә юллый башлаган. Ә менә ришвәтчелек очраклары турында ачыктан-ачык берсе дә сөйләп бирергә ашыкмый. Югыйсә, хакимият бинасында һәм үзәк почтада моның өчен махсус ящиклар куелган. Очрашу барышында коррупциягә каршы көрәш комиссиянең башкарылган эшләре каралды, алга таба эшне ничек оештыру планнары куелды. - Һәр төрле эштә төзелеш булсынмы ул, җир мәсьәләсеме, мәгариф, медицинага кагылсынмы гомумән һәр өлкәдә үтәкүренмәлек булырга тиеш, бернинди "кәкре кулларга" да урын калырга тиеш түгел, шуның өчен комиссиянең бик тә нәтиҗәле эшләве кирәк, - дип басым ясады Линар Закиров. 

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында “Ялкын” приютында атна дәвамында коррупциягә багышланган чаралар үткәрелде. Яшүсмерләр “Теләк һәм ихтыяҗ” исемле ачык диалогта катнашты. Педагоглар ярдәме белән алар “Чын булып калырга җиңелме?” темасына эссе язды.

Парклар һәм скверлар елы кысаларында "Татарстан – новый век" – "Татарстан – яңа гасыр" җәмәгать оешмасы һәм мәдәният министырлыгы балалар берләшмәләре арасында “Җир сулышы” бәйгесе игълан иткән иде. Конкурсның төп максаты – үсеп килүче буында туган як табигатенә кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү.

Конкурста җиңүчеләр арасында бөгелмәлеләр дә бар. Восточный авыл клубының “Природолюбы” экология клубы берләшмәсе IIIдәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. 

10 декабрь көнне “Бөгелмә” КВН Лигасының XV фестивале үтәчәк. Тапкырлыкта һәм шаянлыкта Бөгелмә, Лениногорск һәм Алабуга шәһәрләренең уку йортлары командары көч сынашачак. Алар жюри игътибарына үз сәламен юллыячак.

Билетлар Техника йорты кассасында сатыла. КВН уйнарга теләк белдерүче  командалар Лига администраторы Альбина Кадыйровага мөрәҗәгать итә ала (8-917-295-90-28).      


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Бөгелмә муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышын шәһәр мэры Л.Закиров ачып җибәрде һәм наркотик матдә кулланып, тәүге тапкыр исәпкә баскын бөгелмәлеләр санының үткән ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр артуын искәртеп үтте. “Бу саннар, чыннан да, уйланырга мәҗбүр итә. Ни өчен яшьләр сәламәт тормыш рәвеше урынына “ак афәткә” өстенлек бирә? Наркотикларга каршы алып барган көрәштә без кая кимчелекләр җибәрәбез?” - әнә шундый сорауларга шәһәр мэры бүген җавап ишетергә теләде. Социаль яклау идарәсе начальнигы И.Әхмәтова үз чыгышында балалар күзәтүсезлеген профиликтикалауда җаваплы оешмаларның киңәшләшеп эшләүнең кайбер кимчелекләренә тукталды. Комиссиянең сәркатибе Н.Хәйруллина наркотик матдә һәм спиртлы эчемлекләр куллануга каршы профилактика чаралары турында сөйләп үтте.      

“Техника йорты” муниципаль автоном мәдәният учреждениясе “Яшьләр коррупциягә каршы!” акциясен оештырды. Яшьләр Техника йорты каршына плакатлар, рәсемнәр күтәреп чыкты. Анда “Без гадел илдә яшәргә телибез!”, “Ришвәтчелеккә юл юк!”, “Намуслы җитәкчеләргә юл бирегез!” дигән лозунглар  язылган иде.  

Халыкара иреклеләр көне уңаеннан төзелеш-техника көллиятендә бәйрәм концерты узды. Концерт Бөгелмә  муниципаль  районы иреклеләр  үсеше  координация үзәге тәкъдиме белән оештырылды. Иң элек тантаналы рәвештә иреклеләр берләшмәләре һәм оешмалары җитәкчеләрен тәбрикләделәр һәм “Доброволец года - 2015” конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр. Соңыннан табын артына җыелып, үтеп баручы елда башкарган эшләре турында сөйләштеләр, бер-берсен бердәм эшчәнлекнең яхшы нәтиҗәләре белән котладылар.

"Татарстан балалары белемле һәм сәламәт" программасы кысаларында “Бәләкәч” балалар бакчасында “Балалар бакчасы -  сәламәтлек территориясе” кышкы акция старт алды. Физик культура буенча тәрбияче Л.Боброва җитәкчелегендә нәниләр һәм аларның әти-әниләре кышкы уеннар дөньясына кереп чумды. Алар саф һавада сикерде, йөгерде, чаңгыда шуды, карда футбол уйнады, бер сүз белән тазалыгын ныгытты.Ә соңыннан барысы бергә кар бабай ясады.     

Азнакай шәһәрендә бокс буенча “Юбилейны” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелеге тәмамланды. Ярышта Татарстанның 6 шәһәреннән 80гә якын спортчы катнашты. Бөгелмәнең “Юность” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләре Роберт Латыйпов, Андрей Лобачев, Илфат Җиһангиров беренче урынга лаек булдылар. Антон Атласов көшеш медальгә ия булды. Яшь спортчыларны әлеге ярышка Марат Котлыбаев әзерләде.     

2015 елның ноябрь аенда Бөгелмәнең “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” җирле бүлегендә “Сәясәт лидерлары мәктәбе” проекты эшли башлады. Яшь гвардиячеләрнең җитәкчесе Алексей Мухалев сүзләре буенча, мәктәптә Бөгелмә активистларына сәясәт өлкәсендә белем бирәләр, аларны шәхес буларак тәрбиялиләр. Шундый сыйфатларның берсе – ораторлык осталыгы. Рус драма театры артисты Александр Бобейка егетләргә һәм кызларга сүз осталыгы буенча мастер-класс бирде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International