ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

3 декабрь - Россиядә Халыкара инвалидлар көне. Бөгелмә районында 1-10 декабрьгә кадәр Инвалидлар декадасы узачак. Әлеге уңайдан күп төрле чаралар үткәрү планлаштырылган. Бөгелмә районында 350гә якын физик мөмкинлекләре чикләнгән бала яши. Аларның күбесе тернәкләнү үзәгенә йөри. Әле күптән түгел шәһәрдә Линар Закиров җитәкчелегендә Попечительләр советы оешты. Бүген ул “Возрождение” тернәкләнү үзәгенә йөрүче балалар белән очрашты.  

Агымдагы елның беренче декабренә Бөгелмә районы территориясендә 81 янгын очрагы булган. 2014 ел белән чагыштырганда 5%ка ким. Янгын вакытында 6 кеше үлгән, 11 кеше төрле тән җәрәһәтләре алган. Беркемгә дә сер түгел, янгыннар күп очракта кешеләрнең утка гамьсез каравыннан килеп чыга. Практика күрсәткәнчә, янгыннар күбесенчә “кеше факторы” нәтиҗәсендә була. Көндәлек тормышта янгын чыгуның төп сәбәпләре булып, ут белән саксыз эш итү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәү яисә үтәмәү, электр һәм җылыту җиһазларыннан дөрес файдаланмау, караучысыз калган балаларның ут белән шаяруы тора. Исерек килеш урын өстендә тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннар да шактый.

Бүген шәһәр мэры шәһәр оешмаларының  яңа елга әзерлеген тикшерде. “Горсвет” оешмасы урам иллюминацияләренә ревизия ясаган. Шәһәр оешма һәм учреждениеләре биналарның фасадын бизи башлаган. Исегезгә төшерәбез, шәһәрнең Үзәк мәйданын пенопласттан ясалган “Әкияттә кунакта”, “Иң яхшы Кар бабай” композицияләре белән бизәү, оешма һәм учреждение территорияләрен бәйрәмчә матурлауга  конкурс игълан ителде.

“Доремстрой”, “Вектор”, “ПСБ” оешмаларының ярәме белән Үзәк мәйданда Яңа ел гүзәлкәен урнаштырдылар. Соңрак “Бөгелмә электр челтәре”  аны бизәү эшенә алыначак. 

Декабрь аенда старт алган “Инвалидлар декадасы”нда бөгелмәлеләр һәр ел актив катнаша. Шул рәвешле алар физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең проблемаларын шәһәр күләменә күтәрә. Аларны җәмәгать тормышына алып керергә тырыша. “Бердәм Россиянең яшь гвардиячеләре” Бөгелмәнең туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә “Мин яшәгән шәһәр” исемле уен-конкурс үткәрде. Бәйгедә “Возрождение” соцаль-тернәкләнү үзәгенә йөрүче балалар катнашты.  

1 декабрьдә “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлеге халыкны Бердәм кабул итү көнен уздырды. Беренчеләрдән булып бөгелмәлеләрне сәяси совет сәркатибе, шәһәр мэры Линар Закиров кабул итте. Очрашуга килүчеләрнең күбесе тузган торак проблемасын күтәреп чыкты. Шулай ук йорт ишек алларында юлларның начар булуына зарланды. Халык белән шул рәвешле аралашуны Линар Закиров кулай күрә. “Без күрмәгән, ишетмәгән проблемаларга халык күзне ачырга ярдәм итә”,- дип тагын бер тапкыр шәһәр мэры “Эшлекле дүшәмбе” дә ассызыклап үтте. 

“Бәләкәч” балалар бакчасында сау-сәламәт балалар белән бергә  инвалид-балалар  да тәрбияләнә.  Алар уйный, елмая, көлә, төрле-төрле сораулар бирә. Әлеге вакытта “Бәләкәч”кә шундый ике үзенчәлекле бала йөри. Алар яшьтәшләреннән әллә ни аерылмый: акыл ягыннан да калышмый, хәрәкәттә дә чикләнмәгән. Әлеге балалар бакчага йөри башлаган беренче көннән ук тәрбиячеләр аларның әти-әниләре белән эшли башлады. Мондый үзенчәлекле балаларга карата  “инвалид” сүзен булдырган кадәр әзрәк кулланырга киңәш итәләр. Инвалидлар декадасы кысаларында “Бәләкәч” балалар бакчасы һәм “Возрождение”  тернәкләндерү  үзәге үзенчәлекле онлайн турнир оештырды. Балаларның  юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү-белмәүләрен ачыкладылар. 

Үсеп килүче балада патриотизм хисләре тәрбияләү максатыннан, “Ялкын” приютында “Россия терроризмга кашы” исемле махсус чара үткәрделәр. Фоторәсемнәр, тоткынлыкта булган кешеләрнең хәтирәләре язылган аудио язмалар, музыка һәм шигырьләр ярдәмендә зур фаҗиганың тулы картинасын төзеделәр. Бу кайдыны кичергән кешеләрнең хисләрен яшүсмерләр үзләре аша үткәрде һәм терроризмга каршы тискәре карашын белдерде. 


5
декабрь, 2015 ел
шимбә

4 декабрь Казанда мәшһүр “Дүрт татар” КВН командасы катнашында яңа телешоу проекты башланып китте. Форматы төрле яшьтәге аудиторияне берләштерә. Шул рәвешле, “Дүрт татар”  җирле һәм федераль каналларга чыгарга ниятли. Әлегә татарлардан дустанә рухта көләләр, алга таба Россиядәге хәлләргә карата шаян сүзләрен әйтергә җыеналар.  


4
декабрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Министрлар Кабинетының әлеге хактагы карарын якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехник әйберләрне, фейервекларны массакүләм куллану уңаеннан кабул итә.  Шул  рәвешле, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламаган кешеләргә 2-4 мең, вазифаи затларга 15-30 мең, юридик затларга 400-500 мең сумга кадәр штрафлар каралган. 

Татарстанга вакыт таләпләренә туры килә торган белемле җитәкчеләр кирәк.Бүген бу хакта, Мәскәүнең "Сколково" идарә мәктәбенең "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр" программасы кысаларында дәүләт органнары җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларының төркем проектларын яклау башланыр алдыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International