26-27 ноябрь көннәрендә Казанда “Ана изгелеге” ("Святость материнства") Бөтенроссия программасының дүртенче форумы үтте. Бу программаны 2006 елдан Россия иҗтимагый оешмалары – “Андрей Первозванный фонды” һәм “Милли дан үзәге” гамәлгә куя.
Инвалидлар декадасы кысаларында Я.Гашек музее хезмәткәрләре “Возрождение” тернәкләнү үзәге тәрбияләнүчеләрен һәм аларның ата-аналарын кунакка чакырды. Балалар өчен “Әкиятнең тылсымлы дөньясы” исемле викторина оештырдылар. Кечкенәрләр өчен «Две жизни барона Мюнхгаузена» тамаша күрсәттеләр. Зурлар Бөгелмә буйлап виртуаль экскурсиягә чыкты.
Бөгелмә гаиләләре һәм балаларына социаль ярдәм күрсәтү “Салават күпере” (“Радуга”) үзәге педагоглары мөмкинлекләре чикле бөгелмәлеләрне “Ярдәм” клубына чакыра. Белешмә өчен телефон: 6-56-71.
Бөгелмә рус драма театры коллективы VII Бөтенроссия “Һөнәр” театрлар фестивалендә катнашачак. Анда татар, рус, үзбәк, марий һәм удмурт телләрендә 19 спектакль сәхнәгә куелачак. Фестиваль 7-13 декабрь көннәрендә Татарстан башкаласында үтәчәк. Бөгелмә артистлары тамашачылар игътибарына «Самый секретный секрет» балалар спектаклен тәкъдим итәчәк. Аны сәхнәгә режиссер Р.Усманов куйган.
Бөгелмәнең Үзәк мәйданында яңа ел бәйрәме символы – чыршы урнаштыра башладылар. Каркасын инде җыйганнар, әлеге вакытта ботакларын беркетәләр. Моннан тыш шәһәр урамнарында иллюминацияләр эшлиячәк, М.Җәлил урамында яктылык шары кабызылачак. Шулай ук оешма территорияләре заманча технологияләр кулланылган гирляндалар белән бизәләчәк.
“Ришвәт - турыдан-туры законны бозу. Шуңа күрә ул иң куркыныч җинаятьләрдән санала. Ришвәт башка кешеләргә зыян китерә, дәүләтебезнең нигезләрен җимерә, күп кешеләрдә ризасызлык тудыра. Ришвәтчеләр - алар комсыз кешеләр, аларга беркайчан да булган байлык җитми. Алар турында халык бик белеп әйткән:”Үзе туйган, күзе туймаган”. Ришвәтчеләр - сабыйлар, ярдәмгә мохтаҗлар, мескен кешеләрнең хакын үзләштерүчеләр”, шулай дип мәктәп укучысы фикерли һәм ул хаклы. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Бөгелмәдә бу темага багышланган чаралар үткәрелә башлады. Мәсәлән, Бөгелмә медицина училищесында “Коррупция - демократик дәүләт өчен куркыныч әйбер”, дигән темага сөйләшергә дип, студентлар түгәрәк өстәл артына җыелды.
Бу ел көзенең соңгы атнасын “03” хезмәте тыныч кына үткәреп җибәрә: үлем очраклары һәм юл-транспорт һәлакәтләре булмый. Шулай да “Ашыгыч ярдәм” бригадаларын 712 тапкыр чакыртканнар: 65 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, җәмәгать урыннарында 57 күңелсез очрак булган, 111 балага беренче ярдәм сорап, ашыгыч ярдәм станциясенә шалтыратканнар. 3 бөгелмәлене инфаркт миокарда белән үзәк район хастаханәсенә алып килгәннәр. Әниләр көне алдыннан 7 бөгелмәлене Бала тудыру йортына озатканнар.
Бөгелмәдә “Бәхетле очрашулар” программасы кысаларында опекуннар һәм асрамага бала алган ата-аналар өчен махсус өйрәнүләр оештырдылар. Ятим балалар өчен гаилә үзәгенең педагог-писхологы Т.Богоманова “Ни өчен баланың мәктәптә өлгереше начар?” дигән темага әңгәмә корды. Әлеге чарада катнашка 38 гаилә дә игътибар белән психологның киңәшләрен тыңлады. Опека һәм попечительства бүлеге начальнигы Н.Кузницова ата-аналарга теге яисә бу проблема килеп чыгуны көтмичә, даими рәвештә белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ассызыклап үтте.
7-9 декабрьдә Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне уңаеннан "косультация пунктлары" эшчәнлеген оештыра. Ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләрен көйләүче РФ канунчылыгы турында аңлатмалар һәм мәгълүмат бирү максатыннан халыкны бушлай кабул итәләр. Хокукый ярдәм Бөгелмә шәһәренең адвокатлар үзәге базасында (Совет урамының 54нче йортында) үткәрелә. Кабул итү сәгатьләре: 08.00 -17.00. Телефон 4-44-74
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә “Бердәм Россиянең яшь гвардия” җирле бүлеге һәм Бөгелмәнең сәламәтлек идарәсе студентлар өчен шәһәр поликлиникасында семинар үткәрде. Алар ВИЧ-инфекция авыруы һәм аның таралуын туктату турында сөйләштеләр. Инфекция табибы В.Әхмәтова “21 гасыр чумасы”ның тарихы, профилактика чаралары турында бәян итте. Әлеге чир буенча Бөгелмә муниципаль районы Татарстанда беренче урында. Эпидемия 2009 елда башланды. 1874 кеше ВИЧ-инфекция йөртә. Учетта 870е тора. ВИЧтан инде 450 бөгелмәле үлгән.