ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

1991 елның 1 гыйнварыннан җирле матбугатта “Ленин байрагы” исеме астындагы дубляж “бөгелмә авазы” исеме белән алыштырыла. Аның тиражы 700дән арткан була. Газетага исемне Мәхтүм Мостафин һәм Дамир Асыловлар бирәләр. Газета басыла башлаганның беренче көннәреннән үк М.Мотафин баш мөхәррир булып эшли. Аның белән берлектә милләтпәвәрләр В.Җәләев, У.Атласов, Т.Минһаҗев һ.б. милли темаларны, тел-укыту мәсьәләләрен күтәрәләр, газета битләрендә көчле публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясыйлар.

“Ветеран” клубы әгъзалары чираттагы очрашуда “Гаилә бәхете ачкычлары” темасын ачып бирергә булды. Кич дәвамында алар хатын-кызның гаиләдә тоткан урыны турында сөйләде. Әңгәмә түгәрәк өстәл артында, тәмле чәй эчә-эчә алып барылды. Апалар, әбиләр бу эчемлекне төнәтү серләрен дә ачып бирде. Затлы чәйдә алтынсу – көрән төстәге чәчәк бөреләре күп була. Шул бөреләр чәйне хуш исле, тәмле һәм файдалы итә.

Төрле шартлаткыч, салют һәм петардалар Яңа ел алдыннан хокук сакчылары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләренең чын мәгънәсендә баш бәласенә әверелә. Кагыйдә буларак, бу чорда республикада янгын чыгу ихтималы күпкә арта. Шуның өчен Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылачак. Быел ул алдагы еллар белән чагыштырганда иртәрәк башланачак – 20 декабрьдә.

Әниләр көненә багышлап,  Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте студентлары бәйрәм концерты күрсәтте. “Яшь гвардия” активистларының чыгышы залда утырган әниләрне дулкынландырды, аларның күзләре яшьләр белән тулды. Концерт номерларыннан соң әниләргә бүләкләр өләштеләр. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлек җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев “Яшь гвардиячеләр”нең әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды һәм мондый балалар тәрбияләгәннәре өчен ихлас рәхмәтен белдерде.      


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген, 1 декабрьдә, “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлеге халыкны Бердәм кабул итү көнен уздырды. Беренчеләрдән булып бөгелмәлеләрне сәяси совет сәркатибе, шәһәр мэры Линар Закиров кабул итте. Клуб урамының 8нче йортында яшәүчеләр бу очрашуны зарыгып көткән. Алар тузган торак мәсьәләсен чишәргә тели. 12 фатирлы йортның 77 еллык тарихы бар. Үз вакытында йорт нык булган, хәзер инде таушалган. 6нчы санлы  идарәче компания җитәкчесе торакны капиталь ремонт программасына кертергә вәгъдә итә. Һәм шулай һәр ел. Тик Клуб урамының 8нче йорты 2016 ел программасына да кермәгән. “Сез безнең бердән-бер өметебез”, - дип биредә яшәүчеләр шәһәр мэрына мөрәҗәгать итте. Линар Закиров йортны шәхсән килеп карарга һәм киләчәктә чаралар күрүен әйтеп, халыкны тынычландырды. Очрашуга килүчеләрнең күбесе тузган торак проблемасын күтәреп чыкты. Шулай ук йорт ишек алларында юлларның начар булуына зарланды. Халык белән шул рәвешле аралашуны Линар Закиров кулай күрә. “Без күрмәгән, ишетмәгән проблемаларга халык күзне ачырга ярдәм итә”,- дип ассызыклап үтте шәһәр мэры.  

Яшь журналистлар мәктәбе әгъзалары өчен шәһәр поликлиникасында лекция укыдылар. Балалар темасы түгел, тик табиблар Бөгелмә өчен бик актуаль проблеманы күтәреп чыкты – ВИЧ-инфекция. Табиб В.Әхмәтова әлеге глобаль эпидемиянең куркынычы хакында бик яхшы хәбәрдар. Ул ВИЧ белән авыручыларны йөзгә танып белә.  

-Әлеге чир буенча Бөгелмә муниципаль районы Татарстанда беренче урында. Эпидемия 2009 елда башланды. 1874 кеше ВИЧ-инфекция йөртә. Учетта 870е тора. ВИЧтан инде 450 бөгелмәле үлгән.

Әниләр көне уңаеннан Бөгелмәдә беренче тапкыр гадәти булмаган конкурс үтте. Жюри әгъзалары бу юлы  параметрлары 90х130х90 булган хатын-кызларның матурлыгын бәяләде. Булачак әниләрне куәтләргә дип, сәнгать мәктәбенең тантана залына аларның туганнары җыелды. Конкурсны мәдәният идарәсе “Бөгелмә үзәк район хас­таханәсе”  дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә үткәрде. Жюри әгъзасы, “Бөгелмә үзәк район хастаханәсе”нең баш табибы В.Гуров барлык әниләрне бәйрәм белән тәбрикләде һәм бәйгедә катнашучыларга ана бәхетенә күмелеп яшәргә насыйп булсын дип, аларга уңышлар теләде. Конкурста 7 хатын-кыз катнашты. Аларның хәлен бәйге дәвамында табиблар күзәтеп торды. Мәртәбәле жюри беренче урынны Ландыш Хәсәновага бирде. Бәйгедә катнашучыларның барысына да Бөгелмә бала тудыру йортынан сертификатлар тапшырдылар.      


30
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

“Салават күпере” (“Радуга”) социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Әниләр көне уңаеннан истәлекләр кичәсе үткәрде. Әби, дәү әби булырга өлгергән бөгелмәлеләр гаилә альбомнарында сакланган фотографияләрне карап, яшьлекләрен искә төшерде: бала тирбәтеп, йокысыз үткән төннәр, “әни” сүзен ишетеп, күздән аккан яшьләр. Һәркайсы бала тәрбияләүдә үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.  Мондый истәлекләр терапиясе, табиблар сүзе буенча, тернәкләнүнең бер алымы. 

Киләсе ел җәй район һәм шәһәрдәге авыл хуҗалыгы объектларын исәпкә алачаклар. Бу хакта бүген “Эшлекле дүшәмбе”дә дәүләт статистикасының Бөгелмә бүлеге начальнигы Салих Габдрахимов хәбәр итте. Бу эш бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе кысаларында узачак. 

Чечня Республикасының Грозный шәһәрендәге 3025 нче номерлы хәрби часте сержант һәм солдат вазифаларын башкару өчен 40 яшькә кадәрге ир-егетләрне контракт нигезендә хәрби хезмәткә чакыра. Аена 40 мең сумнан башлап, акча түләү каралган. Яшәү – казарма тибындагы тулай торакта. Өч тапкыр түләүсез туклану, хәрбиләрнең үзләренә һәм гаиләләренә ташламалы социаль тәэминат, торак белән тәэмин итү (ипотека системасына – тупланма рәвешендә) каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International