ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

“Эшлекле дүшәмбе”дә булган вакыйгаларга йомгак ясап, үтеп киткән атнаның иң мөһим вакыйгаларына тукталдылар. Шәһәргә көтеп алган “Бизнес-десант”ы килеп төште. Әлеге семинар эшендә үз эшен ачырга теләгән эшмәкәрләр катнашты. Казаннан килгән белгечләр аларга әзер бизнес-проектлар тәкъдим итте.

Казанда муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы кысаларында  мини-футбол буенча ярыш узды. Бөгелмәнең җыелма командасы матчның беренче минутларында үзен тулысынча ачып бирә алмады, шул рәвешле аларны Түбән Кама командасы 0:2 исәбе белән җиңде. Соңыннан исә бөгелмәлеләр уенны үз кулларына алды һәм Буа, Алабуга командаларын җиңделәр. Шулай да спартакиаданың чемпионнары исеменә Казанлылар ия булды, икенче урында Түбән Кама, өченче урында Әлмәт, дүртенче урында Яр Чаллы һәм бишенче урында Бөгелмә командасы урын алды.    

Сәламәтлек турында сөйләшер өчен Бөгелмә тегү фабрикасында эш берничә сәгатькә туктатылды. “Бөгелмә үзәк район хастаханәсе”нең баш табибы биредә эшләүче хатын-кызларга сәламәт туклану һәм актив ял, бер сүз белән, сәламәт яшәү рәвеше турында искә төшерде. Үз чыгышында В.Гуров сәламәтлек турында һәр көн уйларга кирәк, дип ассызыклап үтте. Сәламәтлек өчен көн саен җиде сәгать йокы булырга тиеш. Кан басымы проблемасы булса, аны көн саен үлчәү мәҗбүри. Күбрәк җиләк-җимеш, яшелчәләр ашарга кирәк. Дөрес туклану кайбер көннәрдә генә түгел, һәр көнне булырга тиеш. Спорт белән шөгыльләнү кешене физик яктан ныгыта, шуның өчен ул берничә көнлек мавыгу гына булмасын иде, дип  үзәк район хастаханәсенең баш табибы чыгышын тәмамлады.   

Шәһәрнең Үзәк мәйданын пенопласттан ясалган “Әкияттә кунакта”, “Иң яхшы Кар бабай” композицияләре белән бизәү, оешма һәм учреждение территорияләрен бәйрәмчә матурлау буенча конкурс игълан ителде. Аның таләпләре Бөгелмә муниципаль районы порталының “Тематик бүлегендә”  («Архитектура и строительство» - «Новогодние конкурсы»), шулай ук “Бугульминская газета” һәм “Бөгелмә авазы” басмаларында урнаштырылган.  


27
ноябрь, 2015 ел
җомга

Әниләр көне алдыннан “Бәләкәч” балалар бакчасында шәһәр ата-аналарының форумы старт алды. Беренче утырышта алар тәрбиячеләр белән бергә түбәндәге сорауларны карадылар: балаларның һәм ата-аналарның буш вакытын ничек файдалы үткәрү, аларны нәрсә белән мавыктыру. Шәһәрдә бик күп өстәмә белем бирү оешмалары эшли. Аларның ишекләре һәр гаилә өчен ачык. Шуның өчен ата-аналар балаларын төрле түгәрәкләргә, клубларга йөртергә тиеш, чөнки нәкъ кече яшьтә балалар теге яисә бу яңалыкны тиз кабул итеп ала.   

40 миллион сум акча. Пенсия фондына Бөгелмә районы шәхси эшмәкәрләрнең  нәкъ шуның кадәр бурычы җыелган. Алар иминият взносларын түләмиләр. Ә бит бу түләүләрдән  пенсияня формалаша.

Аттестация комиссиясен Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең баш табибы В.Гуров җитәкләде. Алар медицина хезмәткәрләренең теге яисә бу белгечлеккә туры килү килмәвен бәяләде. Аттестацияне, нигездә, шәфкать туташлары, акушеркалар, дәвалау эше һәм лаборатория тикшерүе өлкәсенәдә  эшләүчеләр үтте.    

Бөгелмәдә 1997-2002 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында һәм 1992-1996 елларда туган юниорлар арасында пауэрлифтинг буенча Татарстан беренчелеге үтте. Ярышта барлыгы 10 команда катнашты: Казаннан, Әлмәттән, Бөгелмәдән, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Баулыдан һәм Сарманнан. Бөгелмә командасы данын  шәһәрнең төзелеш-техник көллияте студентлары Владимир Кузьмин һәм Александр Васильев яклады. 1997-2002 елларда туган кызлар арасында җиңүчеләр: Лия Кәримова һәм Алена Савельева. 1992-1996 елларда туган юниорлар арасында җиңүчеләр: Екатерина Кондратьева, Екатерина Жильцова, Алина Хәсәнова, Алина Дәүлэтшина.  1997-2002 елларда туган малайлар арасында беренче урынны Рамил Фазлыев һәм Владимир Кузьмин яулады. 1992-1996 елларда туган юниорлар арасында “алтын”га Рамил Фазлыев, Марат Ганиев, Виталий Тимохин ия булды.  Бөгелмәлеләр шулай ук команда зачетында беренче урында, икенче урында Әлмәт командасы. 


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге “кайнар линия”не Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе оештырган. Балалар товарларына кагылышлы сораулар белән  Бөгелмә, Азнакай һәм Баулы районнарында яшәүчеләр 8 (855-94) 4-16-07телефонына шалтырата ала. Белгечләр сезнең сорауларга һәр көнне 10.00-16.00 сәгатьләрдә (төшке аш 12.00-13.00) җавап бирәчәк. “Кайнар линия” беренче декабрьдән егерменче декабрьгә кадәр эшлиячәк.

26 ноябрь көнне “Единая Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлегенең Бөгелмә бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов бөгелмәлеләрне кабул итте. Аның белән очрашуга 7 кеше килде. Һәркайсы үз соравы белән депутатка мөрәҗәгать итте. Аларны нигездә торак-коммуналь өлкәсендә бәяләр, күрсәтелә торган хезмәтләр өчен түләү бәяләренең ни дәрәҗәдә тәңгәллеге, тарифлар формалаштыру мәсьәләләре борчыды. Дүрт сугышчы-интернационалист әфганчыларга җир участоклары бирү мәсьәләсен күтәреп чыкты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International