ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

16-22 ноябрьдә  Бөгелмәнең  ашыгыч ярдәм хезмәте 738 чакыру буенча хезмәт күрсәткән,  дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе.
Ашыгыч ярдәм бригадалары 70 тапкыр бәхетсезлек очраклары булган урынга барган, юл-транспорт һәлакәтләре урынына – 2 тапкыр. Бәхетсез очракларның берсе М-5 трассасында булган.  Анда 4 кеше зыян күргән, өчесенә федераль юлда беренче ярдәм күрсәткәннәр. Җәмәгать урыныннарына 47 тапкыр чакырту кабул иткәннәр. Ашыгыч ярдәм бригадалары йөкле хатын-кызлар янында 4 тапкыр булганнар. 

КНИТУ Бөгелмә филиалы студентлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә “Игътибар! Юл!” исемле профилактика чарасы үткәрде. Студентлар иң элек 2нче лицей укучыларына мөрәҗәгать итте. Алар “куркынычсызлык минуты” кысаларында укучыларга яктылык кайтаручы беләзекләрнең әһәмияте турында сөйләделәр. Шул ук көнне Яшьләр сарае каршында студентлар флешмоб оештырдылар һәм бөгелмәлеләргә яктылык кайтаручы беләзекләр тараттылар.  

Декабрь аеның беренче көннәрендә Казанда “Татарстан Республикасының  футбол Федерациясе” региональ җәмгыять оешмасының отчет җыелышы үтәчәк. Анда уен сезонын йомгаклап, бу ел ярышларында җиңүчеләрне тәбриклиячәкләр. Алар арасында “Бөгелмә -Рунако” командасы да бар. Безнең спортчылар  футбол буенча ТР чемпионатында көшем медаль яулап алдылар.


25
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бөтенроссия ирекле янгын сүндерүчеләр җәмгыяте шәһәр-район бүлеге

хезмәткәрләре социаль яклау идарәсе вәкилләре  һәм аз керемле гаиләләр белән очрашты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең әһәмиятлелеге турында сөйләде, куркыныч янаган очракта 01 һәм 112 телефон номерларына шалтырату кирәклеген искәртеп үтте. Шулай ук янгын техникасы һәм янгын сүндерә торган җиһазлар белән танышырдылар. 

Тиздән “Миллениум” клубы Бөгелмә балалары өчен ишекләрен ачачак. Бу “Яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү” республика Президент программасы ярдәмендә мөмкин булачак.  “Миллениум” клубының язмышы бөгелмәлеләрне күптән борчый. Стрелочный урамының 18 А йортын (кайчандыр биредә наркология диспансеры була)  2003 елда “Бөгелмә ҮРХ” балансыннан физкультура, спорт һәм туризм идарәсе балансына күчерәләр. Биредә элекке наркоманнар өчен тернәкләнү үзәге ачылган була. Соңыннан ул ябыла һәм 2005 елда монда “Миллениум” клубы ачыла.  Бүген биредә төзекләндерү эшләре алып барыла. Шәһәр мэры Л.Закиров сүзләре буенча, яңарыш кичергән  “Миллениум” клубы яшьләргә патриотик тәрбия бирү, аларны урам тормышыннан саклап калу урыны булып торачак.  

Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең хәерлерәк, дип әйтә халык. Шуны күздә тотып, “Бәләкәч” балалар бакчасының ата-аналары бакчада туклануны оештыру тәртибе белән таныштылар. Иң элек өлкән шәфкать туташы аларны ун көнлек меню белән таныштырды. Соңыннан  азык-төлекне кабул итү таләпләре турында сөйләде һәм нинди шартларда саклануын күрсәтте. “Бәләкәч” балалар бакчасының пешекчеләре ата-аналарга ризык әзерләү серләрен ачты һәм авыз итеп карарга тәкъдим итте.    

2 декабрь көнне Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 меңнән артык укучы БДИга кертелү өчен йомгаклау иншасы язачак. Физик мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала. Татарстанда йомгаклау изложениесен язуга 429 чыгаралыш теркәлгән.Укучыларга иҗат эше өчен 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга – 1,5 сәгатькә күбрәк. Катнашучыга үзе белән кара төстәге каләм, шәхесне раслый торган документ, катнашучы өчен күрсәтмәләр, кирәк булган очракта – дару һәм ризык алып керү рөхсәт ителә. Орфографик сүзлекләрне мәктәп комиссиясе әгъзалары бирәчәк. Имтихан вакытында телефон һәм смартфон, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалардан, үзләре алып килгән сүзлекләрдән файдаланырга, кабинетлардан инша темаларын алып чыгарга, бланк һәм темаларны фотосурәткә төшерергә ярамый. Укучылар иншаны бирелгән акка кара белән язылган теркәү бланкларында һәм А4 форматындагы язма бланкларында язачак. Теләгән вакытта, йомгаклау иншасын нәтиҗәсен вузларга кергән вакытта күрсәтү өчен, мәктәпләрне алдагы елларда тәмамлаучылар да яза ала. Инша нәтиҗәсе “зачет” яки “незачет” булачак. “Незачет” булган очракта иншаны 2016 елның 3 февралендә һәм 6 маенда яңадан язып булачак. Йомгаклау иншасының тематик юнәлешләре билгеле: “Вакыт”, “Йорт”, “Мәхәббәт”, “Юл” һәм “Әдәбият елы”.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Дөньяның барлык төсләре” республика проекты кысаларында Бөгелмә муниципаль районы иреклеләр үсеше координация үзәге әгъзалары 14нче “Тургай” прогимназиясендә “Дуслык “Салават күпере” исемле  интерактив уен үткәрде. Бу чараның төп максаты – дуслык төшенчәсен аңлату, төрле милләт вәкилләренең туту яшәве турында сөйләү һәм балаларда өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү. Балалар “толерантлык” төшенчәсе белән танышты, бер-береңә ярдәмчел булырга кирәклегенә төшенде.  


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров төзелеш объектларын карап чыкты. Аеруча 2нче лицей бассейны белән кызыксынды. Мәктәп бассейнын төзекләндерү өчен республика бюджетыннан өстәмә 22,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Әлеге вакытта демонтаж эшләре тәмамланган, бинаның түбәсен яңартканнар. 2016 елда бассейнны гамәлгә кертәчәкләр.  

Казан шәһәрендә югары уку йортлары арасында фул-контакт бүлегендә кикбоксинг буенча республика чемпионаты үтте. “Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Шамил Котлыбаев 51кг кадәр авырлык категориясендә чемпион титулын яулады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International