ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Коррупция турында белергә кирәк!

Армиягә чакырылучылар өчен «кайнар линия» эшли


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бөгелмәдә “Кан басымыңны үлчә” дигән акция узды

Бөгелмә кызы – дөнья чемпионы.

Циолковский урамында торгызылучы 50 фатирлы йортның төзелеш барышы белән шәһәр мэры Л.Закиров танышты. 2016 елның август аенда торакны гамәлгә кертергә ниятлиләр. Биредә 20 Бөек Ватан сугышы ветеранына фатир бирәчәкләр.  Шулай ук  социаль ипотека программасы буенча торакка чират торучыларга яңа фатирлардан ачкычлар тапшырачаклар. Йортны “Стройсервис” ҖЧҖ торгыза.     

Карабаш бистәсендә тантаналы рәвештә велоспорт мәктәбен ачтылар. Ул “Нефтьче” спорт комплексы базасында урнашкан. Балаларның күптәнге хыялын нефтьчеләр тормышка ашырырга ярдәм итте. Алар “Нефтьче” спорт комплексы директорына велоспорт мәктәбеннән һәм өр-яңа  “Мерседес”, “Ларгус” автомобильләреннән ачкычлар тапшырдылар.   

Кемерово шәһәрендә 2000-2001 елларда туган яшьләр арасында грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия беренчелеге тәмамланды. Анда безнең якташыбыз Андрей Высоцкий Бөгелмә данын яклады һәм сынатмады, 35 кг кадәр авырлык категориясендә ул өченче урынны яулады.  

“Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр һәм 5нче мәктәп укучылары өчен әлеге социаль учреждение белгечләре Бөгелмәнең һөнәри-педагогия көллияте студентлары белән берлектә “Мин – Россия гражданины” исемле ачык дәрес үткәрде. Аның барышында балаларны аларның хокуклары турныда сөйләделәр, Россия гражданинының төп документы – паспорт белән таныштырдылар.  

Чистайда дзюдо буенча 2002-2003 елларда туган яшьләр арасында  III балалар республика турниры булып үтте. Ярышта 200гә якын яшь спортчы катнашты. “Юность” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ярышта уңышлы чыгыш ясады. Әмир Абдуллин 60кг кадәр авырлык категориясендә “алтын”ны яулады, ә Дмитрий Буравов 73кг кадәр авырлык категориясендә “бронза”га ия булды. Егетләрне ярышка Т.Нуждина һәм П.Усачев әзерләде.    

Бөгелмә – тарихи шәһәр. Аның йөзен саклап калу мөһим. Тик кайбер эшмәкәрләр үз кибетләренә реклама ясау максатыннан, йортларның фасадын ямьсезли. Моны кичектерү максатыннан административ-техник инспекция  белгечләре җитди тикшерү башлады. Шәһәрнең нәкъ үзәгендә архитиктура талапләре бозылган бер кибет. Тышкы рекламаны Бөгелмәнең архитиктура бүлеге белән расламаганнар. Административ-техник инспекция хезмәткәрләре кибет хуҗасына карата протокол төзеделәр һәм администрациянең 120 кабинетына чакыру кыягазы тапшырдылар. Административ-техник инспекия бүлеге шәһәрнең архитектура бүлеге белән бергә эшли. Алар кибет, сәүдә үзәге директорларына махсус хатлар әзерләгән. Анда йорт фасадларында тышкы рекламу урнаштыру таләпләре һәм кагыйдәләре язылган. Белгечләр кисәтә, сәүдә үзәкләренең паспортларын тәртипкә китерү мөһим. Югыйсә  инспекторлар кибет хуҗаларына штраф салырга мәҗбүр булачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International